10 июньдә Зөя утрау-шәһәрчегенә туристлык өлкәсе вәкилләре арасында уздырылган анкета барышында алынган кире элемтәне анализлау мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина, музей-тыюлык вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районы һәм Свияжск авыл җирлеге администрациясе, утрау-шәһәрчектә туристларга хезмәт күрсәтүче эшкуарлар белән берлектә, туристлык тармагы вәкилләренең күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне карадылар.
Киңәшмә барышында хезмәт күрсәтүче персоналга кытлык, территорияне төзекләндерү, навигация, транспорт үтемлелеге кебек темалар күтәрелде.
Мәскәүдән Казанга чартер рейслары программасына ярдәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, «FUN&SUN» туроператоры белән берлектә, 2022 елның 7-10 июнь көннәрендә Мәскәү, Климовск, Обнинск, Орел, Рыбинск, Рязань, Тула шәһәрләреннән 15 туристлык тармагы вәкилләре өчен реклама-мәгълүмат турын үткәрде.
Кунаклар Бөек Болгарда һәм аның территориясендә урнашкан биш йолдызлы «Kol Gali Resort & Spa» кунакханә комплексында, Раифа Богородица ирләр монастырендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә, биредә урнашкан уникаль Археология агачы музеенда, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булдылар, шулай ук Казанның башка истәлекле урыннары һәм шәһәрнең аерым базасы белән таныштылар.
Турагентлар республикабызның туристлык инфраструктурасы һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрлелеген һәм югары сыйфатын билгеләп үттеләр.
«Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 июнендәге 526 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) файдаланмыйча гына түбәндәгеләргә керүе һәм анда йөрүе рөхсәт ителә:
- ваклап сату объектларында,
- мәдәният биналарында,
- биналарда һәм корылмаларда,
- пассажирларны һәм багажны (таксины да кертеп) ташыган вакытта транспорт чараларында.
Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган гражданнарга кешеләр күпләп була торган урыннарда сулыш органнарын (битлекләр, ресираторлар) шәхси саклау чараларын кулланырга киңәш ителә.
Ростуризм элегрәк Президент һәм Хөкүмәт йөкләмәсе буенча балалар лагерьларына узган ел белән чагыштырганда һәркем бара алырлык сәфәрләргә ярдәм итү программасын башлап җибәргән иде. Сатулар 31 март төнендә башланган һәм 15 июнь көнне 00:00 сәгатьтә тәмамланачак, шул ук вакытта балалар программа кысаларында 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр ял итәргә китә алачак.
Быел программаны финанслауга, ягъни балалар лагерьларында ял иткән өчен кешбэк түләүгә 7,5 млрд.сум акча бүлеп бирелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, шактый күп.
Программа узган ел белән чагыштырганда күпкә кирәкле булып чыккан. Балалар өчен кешбэк программасы күрсәткечләре вакытыннан алда үтәлгән, ә программа үзе туризм буенча илкүләм проектның иң нәтиҗәле чараларының берсе булган.
1 июньнән башлап Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре буенча кызыклы реклама кампаниясен тиз йөрешле «Сапсан» поездларында күрергә мөмкин булачак.
Башкалалар арасында йөри торган «Сапсан» тиз йөрешле поездларында республиканың истәлекле урыннары һәм символлары, әйтик, Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге яки Татарстанның туклыклы милли ризыклары белән бизәлгән сурәтләр урнаштырылган.
Узган елдагы кебек үк, реклама макетларында пассажирларны Visit Tatarstan порталында безнең төбәк турында танып-белү гайдаларына күчерүче функциональ qr-кодлар да урнаштырылган.
2022 елның 03 маеннан 05 маена кадәр Татарстан Республикасында «Муз ТВ» телеканалының «Приехали!» тапшыруы төшерелде.
Сессияләрнең төп темалары. Автотуризм – Идел буе федераль округында автотуризмны үстерү буенча әйдәп баручы төбәгендә Татарстан Республикасы мисалында эчке һәм чит ил туризмын үстерү драйверы буларак, Автотуристлык инфраструктурасы һәм маршрутлары. Кемпинг мисаллары. Россиядә автойортлар җитештерү. Автосәяхәтчеләр өчен «Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты.
Vanlifefest фестивале ел саен бөтен Россиядән автосәяхәт яратучыларны илнең төрле якты һәм матур урыннарында туплый. Быел да ул Татарстанда икенче тапкыр рәттән узачак, югыйсә әлеге чара өчен бу гадәти күренеш түгел. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.
«Узган ел фестиваль Иннополис территориясендә узды, кешеләргә бик ошады, без бик күп уңай фикерләр алдык. Фестивальгә килүчеләрнең күбесе соңыннан Татарстанга туристлар буларак әйләнеп кайттылар. Бу юлы да ул якты булыр дип өметләнәбез, һәм барлык кунаклар да Казан белән Зөягә генә түгел, ә бу юлы Бөек Болгарны да карарлар», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, туплану урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки быел Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә һәм хәзер әлеге урынга мөмкин кадәр күбрәк турист килеп, аның тарихын өйрәнүе аеруча мөһим булып тора.
Чистай шәһәрендә «Эшкуарлык инициативасы һәм Кама аръягы төбәгенең туристлык потенциалын үстерү» I Республика форумы узды. Форумның максаты – Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә туристлык потенциалын үстерү һәм эчке һәм чит ил туристлыкның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин, Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев (эшче төркем җитәкчесе), Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.