2022 елның 13-14 августында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәшенең 8 нче фестивале узачак.
Фестиваль мәйданчыгында кичен тамашачылар алдына янып торган факеллар пәйда булачак, ә дәртле биючеләр сезне гаҗәеп матур театральләштерелгән фаер-шоу уты дөньясына алып китәчәк! Заманча һәм тарихи товарлар ярминкәләрендә булганнан соң, сез бөтен Россиядән килгән осталар иҗаты белән хозурланып кына калмыйча, иҗади мастер-классларда үзегез дә төрле һөнәрләрне үзләштерә алачаксыз. Актив һәм күңелле кешеләр өчен дә шөгыль табылачак – бию коллективлары тарихи биюләргә өйрәтәчәк, балалар һәм өлкәннәр спорт кылычлары – тямбарда сугышырга өйрәнә алачак.
Зур балалар мәйданчыгында нон-стоп режимында фестивальнең ике көне дәвамында иң яхшы аниматорлар эшләячәк. Конкурслар, уеннар, биюләр, ярышлар һәм спорт сугышлары – балалар урта гасыр балалар дөньясыннан бер генә минутка да аерылырга теләмәячәк!
«Бөек Болгар» урта гасыр көрәше фестивале программасы
2022 елның 13-14 августы