Казан һәм Алабуга шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлаштыру буенча дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән илкүләм проект кысаларындагы Федераль туризм агентлыгы бәйгесендә җиңде. Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 6 млрд. сумга каралган 31 проект хупланды. Җиңүчеләр арасында Казан һәм Алабуга да бар. Казанда – Иске Татар бистәсе территориясе, Алабугада мәйданы 44 га булган шәһәрнең тарихи үзәге төзекләндереләчәк.
Шәһәр үзәгенең туристлык коды кысаларында бердәм архитектура һәм дизайн-коды булдырылачак, территория төзекләндереләчәк, яңа эскәмияләр, чүп ташлау урыннары, яктырту җайланмалары урнаштырылачак, туристлык навигациясе яңартылачак, шулай ук фотога төшү өчен яңа зоналар булдырылачак, арт-объектлар урнаштырылачак, территория мультимедия ягыннан тулыландырылачак, мәдәни мирас объектларын яктыртачак. Проектлар 2023 елда гамәлгә ашырылачак. Грантның төгәл суммасы соңрак игълан ителәчәк, гариза Республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып бирелгән.