«ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казанны Мурманск һәм Төмән өлкәләре белән тоташтырачак

2022 елның 2 августы, сишәмбе

2022 елның 8 августыннан Татарстандагы «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казан – Мурманск – Төмән юнәлешендәге рейсларын башлап җибәрә.  Самолетлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.

Дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан 04: 00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Мурманск аэропортына 06:50 сәгатькә барып җитәчәк, Мурманск шәһәреннән 07: 40 сәгатьтә кузгалып китеп, Төмәнгә 12:55 сәгатькә барып җитәчәк.

Төмәннән кирегә 13: 45 сәгатьтә кузгалып, Мурманск шәһәренә 15:00 сәгатькә, Мурманск шәһәреннән 15: 50 сәгатьтә кузгалып, Казанга 18: 45 сәгатькә барып җитәчәк.

Сишәмбе көннәрендә Казаннан кузгалып китү вакыты - 10:10, 13.00 сәгатьтә Мурманск аэропортында булачак, 13: 50 сәгатьтә Мурмансктан очып китәчәк, 19.00 сәгатькә Төмәнгә барып җитәчәк.

Төмәннән кирегә  19: 50 сәгатьтә очып китәчәк, 21.05 сәгатьтә Мурманск шәһәрендә булачак, Мурманск шәһәреннән 22: 00 сәгатьтә очып китеп, 01.00 сәгатьтә Казанда булачак (чәршәмбе).

*Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

 

Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International