Федераль туризм агентлыгы, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, кунакханә хезмәткәрләре өчен белем бирү буенча уңайлы һәм отышлы белем бирүгә юнәлтелгән беренче онлайн-программа эшләтеп җибәрде. Белем алу бушлай. Шул ук вакытта моның өчен беркая да барырга кирәкми – курсларны читтән торып узарга була, алар видео-дәресләр форматында үтә һәм аны теләсә кайсы уңайлы вакытта карарга мөмкин. Ягъни, программа кысаларында теләсә кайсы, хәтта иң кечкенә кунакханә хезмәткәре дә, кайда булуына бәйсез рәвештә, белем алу һәм үз квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ия.
Видео-дәресләрне әйдәп баручы экспертлар кунакчыллык индустриясенең иң яхшы тәҗрибәсен исәпкә алып әзерли. Хәзерге вакытта кунакларны кабул итү һәм урнаштыру өчен җаваплы хезмәткәрләр, кунакханә администраторлары һәм чисталык өчен җаваплы хезмәткәрләр онлайн-курслар уза ала. Алга таба программа яңа юнәлешләр белән тулыландырылачак.
Безнең бушлай видео-дәресләргә керү өчен, махсус порталда теркәлергә кирәк - https://edu-tourizm.getcourse.ru/cms/system/login?required=1
Һәр видео-дәрескә методик материаллар, шулай ук үз-үзеңне тикшерү өчен биремнәр беркетелә.