Татарстан һәм Чувашия башкалаларын тоташтыручы елга маршрутында «Валдай 45Р» теплоходлары йөри башлады. 1 июньдә 12:00 сәгатьтә Казанга беренче рейс кайтты. Рейс көн саен Чебоксардан Казанга һәм Казаннан Чебоксарга оештырылачак. Расписание 2022 елның 1 июненнән 11 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. «Чебоксар–Казан-Чебоксар», «Казан-Чебоксар-Казан» маршрутлары буенча оештырылучы рейслар, пассажирларны утырту һәм төшерүне исәпләмәгәндә, 11 сәгать дәвам итәчәк. «Чебоксар–Казан», «Казан–Чебоксар» рейслары, пассажирларны утырту һәм төшерүне исәпләмичә, 3 сәгатькә сузылачак. Билетлар сатып алу өчен сылтама: https://chport.ru/cheboksary-kazan-cheboksary/
Сочида «Юл төзелешендә инновация технологияләре һәм интеллектуаль транспорт системалары» юл инициативалары форумында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Евгеньевна Балахонцева «Юл инициативасы. Чикләрсез сәяхәт. Үзгәрешләр юлы» дип аталган сессиядә катнашты, анда ул М-12 трассасында туризмны үстерү буенча төбәкара инициатива турында сөйләде.
Кыңгырау чыңы осталары кунакларны үзләренең талантлары белән сөендерәчәк, ә илнең төрле почмакларыннан җыелган кыңгырау тавышын яратучылар чыгышлар белән хозурлана алачак.
Фестивальнең темасы - «Россиянең рухи маяклары: ышаныч, соборлылык, гаилә, Ватан!».
Фестиваль 11.00 сәгатьтә башланып китәр дип планлаштырыла. Анда Мәскәү, Минск, Казан, Самара, Ярославль, Түбән Новгород, Саратов, Волгоград, Сергиев Посады, Воскресенск, Бронница, Ижевск, Чаллы, Чистай, Алексеевск һәм башка шәһәрләрдән килгән осталар катнашачак.
«2022 елда сәяхәт итүчеләр өчен Россиядә ял итү мөмкинлеге турында кире элемтә» буенча сораштыру узарга тәкъдим итәбез.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең килештерү үзәге, Гомумроссия халык фронты белән берлектә, туристлык хезмәтләре өлкәсендә гражданнардан кире элемтә алу максатыннан, мәгълүмат җыюның сораштыру формасын эшләгән.
Сораштыру формасына сылтама: https://nk.onf.ru/surveys/516
2022 елның 17 июненнән «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казаннан Таулы-Алтайга һәм Таулы-Алтайдан Казанга туры рейсларны яңарта.
Самолетлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. 00:20 сәгатьтә Казаннан китә, 08: 00 сәгатьтә Таулы-Алтайда була, 08:45 сәгатьтә Таулы-Алтайдан кире очып китә, 08:20 сәгатьтә Казан аэропортында була.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юл өчен 3 сәгатьтән артык вакыт кирәк булачак.
Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя.
Авиация компаниясе сайтында авиация билетлары сатып алган очракта, Казан - Таулы Алтай - Казан рейсының минималь бәясе 9 мең 90 сум булачак.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиация компаниясе сайтыннан алырга мөмкин: http://uvtaero.ru
Туристлык буенча федераль агентлык үткәргән бәйге нәтиҗәләре буенча, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен, Татарстан Республикасына 243 млн. сум күләмендәге ике субсидия бүленеп биреләчәк, төбәк финанславы 57 млн сум булачак.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эшкуарлар арасында грантлар бирүгә бәйге игълан итү өчен хокукый документлар әзерли.
Грантны ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен кулланыла торган завод җитештергән модульләр (бокслар) сатып алганда, гомуми бәянең 50% финанслау өчен алырга була, бер модуль алуга бирелә торган грантның максималь күләме – 1,5 млн сум. Татарстан Республикасында яңа күмәк урнаштыру чарасын булдыру яки гамәлдәгесен киңәйтү өчен кимендә 10 модуль сатып алу мәҗбүри шарт булып торачак. Моны финанслау өчен 284 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.
Шулай ук грантларны түбәндәгеләр өчен алырга мөмкин:
- туристлык җиһазлары сатып алу, яңа туристлык маршрутларын эшләү, туристлык маршрутлары буенча электрон юл күрсәткечләре булдыру, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә, инклюзив туризмны үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 3 млн сум;
- ел әйләнәсендә эшләүне оештыру һәм йөзү бассейннарыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 5,5 млн. сум.
Моны финанслау өчен 16 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.
Бәйгеләрдә дәүләт унитар предприятиеләре һәм муниципаль унитар предприятиеләрне (дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булып саналган коммерциясез оешмалардан тыш) дә кертеп, шәхси эшкуарлар яки юридик затлар катнаша ала. Эшкуар проектка үз акчаларының кимендә 30% ын кертергә тиеш булачак (санап кителгән һәр юнәлеш буенча финанслауның төгәл проценты аныкланырга тиеш). Барлык проектларны да эшкуарлар 2022 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш була.
25 майдан 28 майга кадәр Самарада Бөтендөнья "Сәламәтлек курорты - 2022" форумы үтте. Бу курорт индустриясенең төп форумы, тәҗрибә, яңа белем һәм файдалы элемтәләр алмашу өчен мәйданчык. Монда санаторий-курорт индустриясе үсешенең заманча тенденцияләре каралды, курорт бизнесы практикасының катлаулы проблемаларын чишү юллары тәкъдим ителде.
Бүген, 27 майда, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында аның рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, «Татарстан шифаханәләре» берләшмәсе президенты Евгений Павлович Терентьев белән берлектә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Вологда, Петрозаводск, Курск, Ижевск, Лесной шәһәрләреннән «Алеан» федераль туристлык операторының 15 туристлык агенты өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр.
В Государственном комитете Республики Татарстан по туризму состоялась встреча с НКО «Союз Женских Сил по поддержке гражданских инициатив и проектов» (СЖС) в рамках делового визита участников СЖС в Республику Татарстан.
Международный деловой клуб СЖС объединяет женщин-предпринимателей, заинтересованных в развитии и продвижении своего бизнеса. СЖС объединяет более 180 организаций из разных регионов России - федераций, союзов, ассоциаций, клубов, партий, движений, предпринимателей, желающих способствовать процветанию нашей страны, развитию политической, социальной и экономической сфер деятельности.
Төрле социаль төркемнәргә караган, төрле диннән булган, автосәяхәтләр белән мавыгучы кешеләрне берләштерүче, Россиядә беренче тапкыр үткәрелүче Vanlife-АвтоСабантуй флагман автотуристлык фестивале Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә 3-5 июнь көннәрендә узачак.
Бу зур чара булып тора һәм аның төп максаты – Россия төбәкләрен комплекслы үстерүнең мөһим формасы буларак, автотуризмны популярлаштыру, Россия төбәкләренең туристлык потенциалын ачу, автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү һәм автотуризм темасы кызыксындырган кешеләр белән турыдан-туры аралашу.