ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Развиваем туризм» (развиваемтуризм.рф) онлайн-платформасы эшли башлады, анда теләге булган һәркем Россия буенча сәяхәтләрне ничек итеп уңайлырак һәм кызыклырак итү идеясе белән уртаклаша ала. Россиялеләр һәм ил кунаклары туристлыкны үстерү өчен нәрсә игътибар итәргә — музейлар һәм мәдәни объектлар булдыру яисә сервисларны һәм инфраструктураны камилләштерү булсынмы, шулар хакында сөйли ала. Һәр тәкъдим өчен картада конкрет урын күрсәтергә, шулай ук фотографияләр, документлар һәм схемалар өстәргә мөмкин, алар уйланган фикерне төгәлрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Ростуризм туристлык өлкәсе хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия бәйгесен үткәрә

2022 елның 10 июнендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Туристлык индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесе башланды.

Инде 10 ел рәттән Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) тарафыннан туристлык өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы буенча күләмле бәйге үткәрелә. Һәр өлкә хезмәткәренең үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтү,  бәйгенең һәр этабында җиңү яулау һәм үз һөнәрендә тагын да күбрәк раслану мөмкинлеге бар. Бөтенроссия бәйгесе туристлык өлкәсендә эшләүче иң яхшы белгечләрне билгеләү һәм бүләкләү генә түгел, ә катнашучылар өчен үсәргә һәм үз һөнәрләренең барлык югары үрләрен яуларга да этәргеч бирергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бәйге туристлык индустриясендә хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм туристлык һәм кунакчыллык индустриясе һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

https://city.russia.travel/konkurs сайтында нигезләмә белән танышырга, гариза бирергә һәм бәйгедә катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашу бушлай, ә гаризалар 2022 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.

 


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Чабаксар икътисадый форумы кысаларында Чабаксарда Россия Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты утырышы узды, ул «Эчке туристлык дәвере: инфраструктура, мастер-планнар, икътисад» темасына багышланган иде. Утырыш түгәрәк өстәл форматында узды.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында елга аша йөртүләрне үстерү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру туристлар агымын елына 5 млн. кешегә кадәр арттыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәкләрнең елга флоты «Метеор» һәм «Валдай» су асты канатларында 10 пассажир судносы, шулай ук 18 данә «Ом» һәм «Москва» сәяхәт-экскурсия судносы тәшкил итә. Аларның күбесе канәгатьләндерерлек хәлдә түгел.


24
июнь, 2022 ел
җомга

23 июньдә Зеленодольскта Татарстанда һәм Россиядә елга туризмы перспективалары, шул исәптән Идел елгасы аккан төбәкләр буенча уза торган «Бөек Идел юлы» маршруты өчен кораблар җитештерү турында фикер алыштылар.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Тревел энд вок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Николаевна Артеменко рәислегендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Утырышта республиканың туризм тармагы вәкилләре 2021 ел өчен стратегик сессияләрнең нәтиҗәләре, 2022 елның җәендә Мәскәү т/х аша Зөягә су маршрутын эшләтеп җибәрү, туризм тармагы буенча мәгълүмат һәм статистика җыюны оештыру мөмкинлекләре, 2022 елның җәйге сезонын башлап җибәрү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Иҗтимагый совет тармак эшенә бәйсез эксперт бәясен бирү мөмкинлеген бирә, ә ул Татарстан Республикасының барлык туризм өлкәсе эшенең сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы булып тора», – дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

 


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанда «Корпорация Туризм.РФ» АҖ тарафыннан эшләнгән Татарстанның Лаеш районының туристлык үсеше проектын тәкъдир иттеләр. Аның ярдәмендә Куйбышев сусаклагычында хәзерге вакытта «Кама диңгезе» пляжы урнашкан иң киң урын ярында 311 гектарга якын территория төзекләндереләчәк.

«Якынча исәпләүләр буенча, әлеге туристлык территориясенә инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 25 млрд.сум тәшкил итәчәк, шуның 15 млрд.сумы — инвесторлар һәм корпорацияләр акчалары, ә 10 млрд.сумы — юллар төзелешенә, энергетика үсешенә һ.б. дәүләт бюджеты акчасы. Хәзер без сентябрь аена без башлангыч концепцияне эшләргә телибез, 2023 елның икенче кварталында — эшне башларга, ә 2027 елда проектны тәмамларга ниятлибез», — дип аңлатты  «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев. 

20 июньдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина Чистай районында булды.  Яклар Чистай шәһәрендә туризм хезмәтләре һәм экскурсия хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Гөлнара Сафина Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы вәкилләре, Чистай муниципаль районы хакимияте, Татарстан Республикасының туристлык операторлары, районда туристларга хезмәт күрсәтүче эшкуарлар белән берлектә музейлар һәм шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен, туристлык тармагы вәкилләренең теләкләрен һәм искәрмәләрен карадылар.

 


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

22 июнь көнне 10:00 (Мәскәү вакыты белән) сәгатьтә Profi.Travel платформасында Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы туристлык тармагы вәкилләренең онлайн-вебинары узачак.

Татарстанның туристлык өлкәсе вәкилләрен Саха (Якутия) Республикасының туристлык потенциалы белән танышырга чакырабыз.

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Kazan Digital Week - 2022 халыкара форумының оештыру комитеты төзелгән, ул министрлыклар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, дәүләт һәм муниципаль идарә, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, комплекслы иминлек системасы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә цифрлы чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча белгечләрдән тора. Kazan Digital Week халыкара форумы - 2022 әзерләү кысаларында оештыручылар тарафыннан Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумында катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе һәм әгъзаларының, төбәкләр губернаторларының һәм шәһәр мэрларының, сәнәгать корпорацияләре һәм компанияләре топ менеджерларының, галимнәр һәм экспертларның, урта һәм кече бизнес вәкилләренең тәкъдимнәре исәпкә алынган.

 


17
июнь, 2022 ел
җомга

«Россия Студент Отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы (РСО) – илнең иң зур яшьләр оешмасы, ул РФнең 74 субъектыннан 240 меңнән артык кешене сезонлы һәм вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук граждани һәм патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә  (https://трудкрут.рф/).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International