Иң яхшы белем бирү практикаларының бөтенроссия бәйгесе

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Туризм буенча федераль агентлык 2022 елда туристлык индустриясендә мәшгуль гражданнарның компетенцияләрен күтәрү максатларында иң яхшы белем бирү практикаларының бөтенроссия бәйгесен (алга таба – Бәйге) оештыру һәм үткәрү турында хәбәр итә.

Бәйгенең максатлары булып укучыларны һөнәри эшчәнлеккә иң нәтиҗәле әзерләүне тәэмин итү, туристлык һөнәрләренең абруен һәм туристлык тармагы кадрларының һөнәри компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү, технологияләр үсешен исәпкә алып, иң яхшы белем бирү практикаларын/программаларын ачыклау һәм җәелдерү, эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын үзгәртү тора.

Бөтенроссия бәйгесе түбәндәге срокларда үткәрелә: - гаризаларны җыю һәм бәяләү 2022 елның 30 сентябренә кадәр; - финал 2022 елның ноябрендә (Казан ш.).

Бәйгедә катнашу өчен сылтама:

 https://city.russia.travel/konkurs_tourism_industriya#rec477874290

 Элемтә өчен җаваплы зат: Айгөл Үтәгәнова, тел. 8 (917)379-38-72,

Эл. почта: tourizm-konkurs@dallas.msk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International