Капиталь булмаган модульле урнаштыру чаралары булдыруга бәйге игълан ителә!!!

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 5 сентябреннән, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм  шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга иҗтимагый инициативаларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү максатларында сайлап алу бәйгесен башлап җибәрә. Гариза бирү вакыты 2022 елның 14 сентябрендә төгәлләнә.

Субсидияне ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен завод җитештергән модульләрне (боксларны) сатып алу бәясен финанслауга 50% күләмендә финанслашуга алырга мөмкин. Татарстан Республикасында яңа объектта (кунакханә, шифаханә, турбаза һ.б.) кимендә 10 модуль (бокс) булдыру яисә гамәлдәге объектны киңәйтү мәҗбүри шарт булып тора. Бер модульгә субсидиянең максималь күләме 1,5 млн.сум, бер оешмага субсидиянең максималь күләме 45 млн.сум тәшкил итәчәк.

Бәйге аша сайлап алуның җентекле шартлары, сроклары һәм катнашучыларга карата таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.08.2022 № 914 карары белән расланган Тәртиптә билгеләнгән. Документларның үрнәкләре һәм аңлатмалар Дәүләт комитеты сайтының «Бәйгеләр» бүлегендә, әлеге сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-modulnih-nekapitalnih.htm.

Бәйге аша сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2022 елның 05 сентябреннән 14 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре, М.Горький ур., 19 йорт, 2 нче кабинет. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 09:00-18: 00, тәнәфес 12:15-13:15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International