2022 елның 4 сентябреннән Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Псков юнәлешен башлап җибәрә. Турыдан-туры очышлар атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Чәршәмбе көннәрендә: Казаннан 18:00 сәгатьтә кузгалып китә – Псков аэропортында 20:25 сәгатьтә төпләнә, княгиня Ольга исемендәге Псков аэропортыннан кайтыр юлга чыгу – 21:15, Казанда 23:30 сәгатьтә утыра.
Якшәмбе көннәрендә Казаннан 18:50 сәгатьтә кузгалып китә – Псков аэропортында 20:55 сәгатьтә төпләнә, княгиня Ольга исемендәге Псков аэропортыннан кире очып китү вакыты – 21:45, Казанда 00:05 (дүшәмбе) сәгатьтә утыра.
*Һәр аэропорт өчен вакыт җирле сәгать белән күрсәтелгән.