Экскурсоводлар өчен актерлык осталыгы курсы

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән экскурсантларга материал бирүдә инновацион алымлы экскурсоводлар өчен актерлык осталыгына өйрәтү (курслар) буенча документлар кабул ителүе турында игълан итә. Программа мастер-класслар, семинарлар, тренинглар һ.б. үз эченә ала.

Әлеге уку нәтиҗәләре буенча сез актерлык уены элементлары белән уникаль һәм кабатланмас экскурсия оештыра аласыз! Ә эксклюзивлык туристларга да, туроператорларга да һәрвакыт кирәк.

Педагоглар буларак Камал театрының әйдәп баручы актерлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары М.Н.Шәйхетдинова («Актерлык осталыгы») һәм Р.Р.Әхмәдуллин («Сәхнә сөйләме») чыгыш ясаячаклар (уку программасы кушымтада).

Уку вакыты: 2022 елның 4 октябреннән 20 октябренә кадәр, 36 сәгать.

Катнашучылар саны чикләнгән – максималь 10 кеше.

Курсның бәясе – 18 мең сум.

Уку тәмамлангач, квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге сертификат бирелә.

Дәресләр Казан шәһәре, Татарстан ур., 8 йорт адресы буенча урнашкан «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы базасында узачак.

Уку өчен гаризалар җибәрү өчен: WhatSapp + 7 939 306 18 12 Мостафина Таңсылу Мулланур кызы – «Шәрыкъ клубы» көнчыгыш клубы җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International