ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

1 июльдә Russia Traveler журналы Russia Traveler Awards 2022 еллык премиясенә онлайн тавыш бирүне башлап җибәрде.

 Russian Traveler Awards – популяр булган истәлекле урыннар һәм туризм юнәлешләре өчен Россия күләмендә ачык тавыш бирү булып тора. Аларның яңа рейтингы Россия буйлап сәяхәт итүче барлык туристларга да файдалы булачак.

 Россия төбәкләре номинантларны үзләре сайлап ала һәм гаризалар тапшыралар, алар арасында:

🔸курортлар һәм милли парклар

🔸шәһәр һәм шәһәр читендәге кунакханәләр

🔸халык һөнәрләре һәм экскурсия маршрутлары.

 Ахыргы карарны журнал укучылары кабул итә, алар үз фаворитлары өчен тавыш бирәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре ноябрь аенда булачак һәм Russian Traveler сайтында һәм журналында басылып чыгачак.

 Тавыш бирү сайтта уза

https://awards.rtraveler.ru/nominations/kulturno-istoricheskij-obekt-muzej/


1
июль, 2022 ел
җомга

Сергей Иванов Зәлинә Зиннәтуллинаны җиңү һәм «Мисс Туризм Евразия» титулын яулавы белән котлады. Зеленодольскта яшәүче Зәлинә «Мисс Евразия 2022» халыкара матурлык конкурсында җиңүче булган.   

Туризм буенча федераль агентлык һәм агачтан архитектура корылмалары өчен гомумроссия премиясе янә шәһәр читендәге кунакханә инфраструктурасының агач конструкцияләрне кулланып ясалган иң яхшы объектларын сайларга ярдәм итәчәк. Махсус проектның икенче итерациясендә яңа номинацияләрнең берсе - «Тиз төзелә торган иң яхшы отель». Гаризалар 2022 елның 1 июленнән 21 августына кадәр кабул ителә.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бауман – Казанның үзәк урамында урнашкан туристлык инфраструктурасы объектларын карап чыкты. Эшлекле сәфәр Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова белән бергә узды.

«Бүген шәһәрнең төп урамы, Казанда ял итүче туристлар өчен төп урам буйлап уздык. Бауман төп туризм маршруты буларак махсус контроль зонасына эләгә. Без барлык җитешсезлекләрне дә теркәдек һәм якын арада аларны бетерүгә керешәчәкбез. Тулаем алганда, төзекләндерү мәсьәләсен комплекслы хәл итәргә тырышырбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы.

30 июньдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 

1. 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингын карау турында.

2. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының 2015-2025 елларга коррупциягә каршы программасы чараларының 2022 елның II кварталы өчен үтәлеше турында

3. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өлкәсендә 2022 елның 6 аендагы эшчәнлеге турында.

4. 2022 елның II кварталы өчен массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган вазыйфаи затлар эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре турында.

Комиссиянең барлык карарлары бертавыштан кабул ителде.

Зеленодольскида яшәүче хатын-кыз «Мисс Евразия 2022» халыкара матурлык конкурсында җиңүче булган. Зәлинә Зиннәтуллина «Мисс Туризм Евразия» титулын яулаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, сәфәрне оештыруда ТР Зеленодольск районы хакимияте ярдәм күрсәткән.

Халыкара ярыш Истанбулда ун көн дәвамында узган. Титул өчен бөтен дөньядан 23 кыз көч сынашкан. Конкурс кысаларында фотосессияләр, милли киемнәрдән йөрүләр, маскарадлар һәм иҗади номерлар үткәрелгән. 

Конкурс ахырында бүләкләү тантанасы булган, анда төп приз – җиңүче таҗы. «Мисс Евразия 2022» титулын һәм трофейны Башкортстаннан Нурсилә Фәхретдинова яулаган. Ул тумышы белән Баймак районының Тавлыкай авылыннан.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Имәнкискә авылында Татарстан Республикасы туроператорлары өчен реклама туры узды. Туристлык индустриясенең әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук экскурсиячеләр «Фермерская лавка» мәйданчыгында, ял базасында булдылар һәм Чырпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов белән очраштылар.

 


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Туристлык өлкәсендә россиякүләм һөнәри осталык конкурсы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм инде 10 ел рәттән үткәрелә. Сигез номинациянең берсендә катнашу өчен туристлык индустриясе һәм кунакчыллык оешмаларының теләсә кайсы хезмәткәре – кунакханә менеджерларыннан алып хезмәтчеләр һәм шеф-пешекчеләргә кадәр бушлай гариза бирә ала. Номинацияләрдә катнашучылар саны чикләнмәгән. Конкурс өч этапта үткәрелә: сайлап алу, читтән торып һәм федераль. Җиңү өчен кирәк булган бар нәрсә – гариза бирү, үз-үзеңне белгеч буларак күрсәтү, тест узу һәм жюри һәм экспертлар советы белән әңгәмә. Приз фонды: 1 урын – 150 000 сум 2 урын – 125 000 сум, 3 урын – 100 000 сум. city.russia.travel сайтында нигезләмә белән танышырга, гариза бирергә һәм конкурста катнашучы булырга мөмкин. «Туристлык индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы»  конкурсы  Туристлык өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы

28 июнь көнне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Казан шәһәре Совет районының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 10-11 сыйныф укучылары өчен «Клиентларга йөзү тотучы дәүләт» темасы буенча «Цифр дәресе» үткәрде.

«Цифр дәресе»  Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узды һәм ел ахырына кадәр ай саен төрле темаларны колачлый.

«Казан» халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясе чараларында даими р яңа рейс ачыла. 3 июльдән Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр атнага 2 тапкыр Казан-Томск маршрутыннан файдалана ала.

чәршәмбе көннәрендә:

· Казаннан 01:50 сәгатьтә кузгалып китә, Томскига 09:00 сәгатьтә килә;

· кире очыш 10:10 сәгатьтә, Казан аэропортына утыру – 09:20 сәгатьтә.

якшәмбе көннәрендә:

· Казаннан 01:15 сәгатьтә китә, Томскига 08:25 сәгатьтә килә;

· кире очыш 09:35 сәгатьтә, Казан аэропортына утыру – 09:05 сәгатьтә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Томск вакыты Мәскәүнекеннән 4 сәгатькә алда бара. Очышның озынлыгы 3 сәгатьтән артык тәшкил итәчәк. Җәдвалда үзгәрешләр булырга мөмкин.

Nordwind авиакомпаниясе мәгълүматларына караганда, әлеге рейсларга авиабилетлар пассажирларны яхшы бәясе белән сөендерә, алар 2 499 сумнан башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International