Гастрономик стендап, кунакчыллык буенча дәресләр һәм кулинария мастер-класслары – ТР башкаласында «Тәмле Казан» фестивале узачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан башкаласында 17-18 сентябрьдә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кулинар мастер-класслар, дегустация челтәрләре, гастрономик стендап, кунакчыллык буенча дәресләр, Казанның иң яхшы десертына конкурс, шулай ук рестораторлар һәм фестиваль кунаклары өчен лекторий оештырылачак.

 Чараны уздыру урыны Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчык булачак. Биредә берничә тематик зона – «Молочная улица» («Сөт урамы»), «Сырный переулок» («Сыр тыкрыгы»), «Мясная площадь» («Ит мәйданы»), «Сладкий проспект» («Татлы проспект»), «ПП район» («Дөрес туклану районы») җәелдереләчәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономия квестында катнаша һәм Казанның шеф-пешекчеләреннән аш әзерләү буенча иң яхшы рецептлар һәм серләрне белә алачак.

Фестивальдә нәни кунаклар өчен дә күңел ачу чаралары булачак – алар өчен аниматорлар белән мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International