Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова белән берлектә, туристлык хезмәтләре күрсәтү дәрәҗәсен анализлау һәм экскурсия хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча стратегик сессия үткәрде. Сессия эшкуарлар, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгариф һәм спорт вәкилләре, туристлык өлкәсендә эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узды.