Бүген Оренбургта Сергей Иванов Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары Игнат Петухов һәм «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең Куйбышев филиалы башлыгы урынбасары Инна Гаврилова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисенең Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды. Сәфәр барышында яклар арасында булган сөйләшү барышында төбәкләр арасында туристлар агымын үстерү юллары билгеләнде, Бөек Идел юлы проектын үстерү турында фикер алышынды.
Очрашу азагында Оренбург өлкәсенең Икътисадый үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.