Икътисадны тотрыкландыруга ярдәм итүче факторларның берсе булып «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты тора. Хөкүмәт тарафыннан туристлык өлкәсенә ярдәм чарасы көчәйтелде.
Моннан тыш, Россия Федерациясенең башка күпчелек илкүләм проектлары буенча еллык планнар үтәлгән диярлек. Барлык ярдәм чаралары санкцияләр басымын җиңәргә һәм үсеш ноктасына кайтырга ярдәм итә.
Очрашуда катнашучылар РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко кураторы булган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты нәтиҗәләренә ирешү өчен күрелергә тиешле чаралар турында фикер алыштылар.
2023 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте булдырылды. Яңа хәрәкәтнең төп өлеше булып чемпионатларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрендә индустриаль партнерлар (эш бирүчеләр) белән үзара хезмәттәшлекне арттыру тора.
Мондый дәрәҗәдәге чара «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына туры килә һәм туристлык тармагын үстерүгә ярдәм итә.
Ковид чикләүләренә бәйле 3 еллык тәнәфестән соң Кытай һәм Россия арасында туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек яңартыла.
20 мартта Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашуда Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Россиянең, үзен яңадан сайлаганнан соң, беренче чит ил булуын ассызыклады, чөнки Россия һәм Кытай бер-берсенә карата иң эре күрше державалар гына түгел, ә һәрьяклап стратегик партнерлар да булып торалар.
Партнерлык мөнәсәбәтләрен яңарту ике ил арасындагы бердәмлекне ныгыту юлында мөһим адым булып тора һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына туры килә.
15 марттан Кытай чит ил гражданнары өчен 2020 елның мартында туктатылган барлык төр визалар бирүне яңартты. Россия һәм Кытай туристларының төркемләп сәяхәтләрен безнең илләргә визасыз бару мөмкинлеге белән яңадан башлау турында сөйләшүләр алып барыла.
Үз чиратында, Кытайның Казандагы Генераль Консуллыгында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашуы булды.
Туристлык өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, туроператорлар өчен турист агымнарын арттыру буенча хезмәттәшлек һәм уртак чаралар үткәрү турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, КХР Генераль консуллыгы Татарстан башкаласында 2016 елдан бирле эшли. Тиздән консуллыкның үз виза үзәге барлыкка киләчәк.
«Россия – мөмкинлекләр иле» ачык платформасы Бөтенроссия проектларында катнашу, яңа күнекмәләргә өйрәтү һәм үз талантларын тормышка ашыру өчен булдырылган, аның ярдәмендә инициатив яшьләр шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлек сайлый ала.
«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында Татарстан яшьләренә үз талантларын ачарга, фикердәшләр командасы булдырырга һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче җиде конкурс юнәлеше эшли башлаган.
1. «ТопБЛОГ» – ул бер үк вакытта конкурс та, социаль челтәрләр гуруы булырга һәм үз блогын үстерергә теләүчеләр өчен бушлай белем бирү программасы да.
2. «Твой Ход» – шәхси һәм һөнәри үсеш өчен конкурс.
3. «Минем илем – минем Россия» – Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән конкурс.
4. «Россияне яңадан ачабыз» – үсеше буенча бурычларны хәл итү өчен, Россия төбәкләренең берсе буенча студентлар экспедицияләре программасы.
5. «Абилимпикс» – сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен белем бирү программасы булган чемпионат.
6. CASE-IN халыкара инженерлык чемпионаты – мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр өчен инженерлык кейсларын хәл итү буенча ярышлар.
7. «Кунакчыллык осталары» – индустриянең талантлы һәм инициативалы белгечләре өчен конкурс.
Проектлар турында күбрәк мәгълүмат әлеге сылтама буенча: https://vk.com/rosmolodez?w=wall-49388164_77060.
«Кунакчыллык осталары» конкурсы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына туры килә, яшьләргә Татарстан туризмы өлкәсендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру аша үзләрен күрсәтергә ярдәм итә.
25 мартта 11:00 сәгатьтә Алексеевск ш.т.п. бәйрәм кунакларын концерт программасы, мастер-класслар, уеннар, ярышлар, җирле җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмәләр, шулай ук милли сыйлар көтә: пылау, «Карга боткасы», «Җәймә» юкасы, көнчыгыш тәм-томнары.
Керү – ирекле. Оешкан төркемнәрнең катнашуы һәм очрашуы мәсьәләләре буенча әлеге телефон буенча шалтыратыгыз:
8-927-03-11-595, Клюшкина Людмила.
Татарстан – горурланабыз!
Бүген 29 нчы «МИТТ 2023» Мәскәү халыкара күргәзмәсе үз эшен тәмамлады, күргәзмәнең эш нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләренең иң яхшы стенды дип Татарстан Республикасы стендын таныдылар.
Якты, игътибарны җәлеп итүче, эргономик яктан уңайлы, бигрәк тә милли мотивларны – Сөембикә манарасын һәм татар орнаменты – «тюльпан» – язгы чәчәкне, уяну, яңарту символын чагылдыру яхшы килеп чыккан, ул Татарстан Республикасының яңадан торгызылуын символлаштыра.
Котлыйбыз һәм кунакларны Россиянең гастрономия башкаласы – 1001 рәхәтлек төбәгендә көтеп калабыз!
Быел стендта Татарстанда туристлык өлкәсеннән 38 вәкил катнашты.
Дмитрий Вахруковның стендны караган вакытта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристлык тармагы үсеше нәтиҗәләре һәм республиканың 2022 елда илкүләм проектларда катнашуы, шулай ук 2023 елга планнары турында сөйләде.
Аннары 2023 елга модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары буенча гаризалар әзерләү процессы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Сергей Иванов «Туризм.РФ» корпорациясе белән «Лаеш» туристлык территориясен булдыру турында сөйләште.
Дмитрий Сергеевич Татарстанда туристлык тармагының үсеш темпларын югары бәяләде һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына ярдәм итүнең барлык чараларында актив катнашырга чакырды.
Бүген 29 нчы «MITT 2023» Мәскәү халыкара күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Дагыстан Республикасының Туристлык һәм халык сәнгать кәсепләре министрлыгы арасында туристлыкны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Дагыстан белән килешү төзү Татарстанга тагын да күбрәк туристлар агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, без башка төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итүгә һәрвакыт шатбыз, күрсәтерлек һәм горурланырлык нәрсәләр бар», – дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Күргәзмәне оештыручыларга Дагыстан Республикасының икенче ел рәттән MITT стратегик партнеры статусын алуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу бүген Дагыстанның Россия Федерациясендә иң популяр туристлык юнәлешләренең берсе булуына бәя дип уйлыйм», – дип ассызыклады күргәзмәне рәсми ачуда чыгыш ясаганда Дагыстанның Туристлык министрлыгы башлыгы.
Дагыстан – Россиянең иң күпмилләтле республикасы, анда 50дән артык милләт вәкилләре тату яши. Татарстан шулай ук күп конфессияле республика булып тора, анда төрле диндәге төрле халык вәкилләре тату яши, әмма алар барысы да үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бертигез дәрәҗәдә саклый һәм хөрмәт итә.
Бизнес-берләшмә һәм Россия һәм Иран шәһәрләренең туристлык өлкәсендәге хакимият органнары арасындагы диалог гамәлдәге икътисадый, мәдәниятара, фәнни һәм сәяси элемтәләрне ныгытырга һәм яңаларын җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия-Иран күп яклы хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту перспективалары бүген беркайчан да булмаганча тотрыклы, Россия һәм Иранның дуслык һәм хезмәттәшлек тарихы бай, узган ел ике ил арасында партнерлык турында стратегик килешү имзаланды, аның ярдәмендә төрле өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды, хәзер үзара туристлыкны үстерү өлешендә хезмәттәшлек җайга салына.
Сессиядә Иран туристларын безнең илгә җәлеп итү һәм сәяхәтләрне ничек итеп киң һәм күләмле итеп алып бару мәсьәләләре каралды.