«Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты- төбәкләр арасында елга аша пассажирлар йөртү

2023 елның 19 мае, җомга

«КazanForum 2023» Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проектын тормышка ашыруда «юл картасы» буенча фикер алышу буенча эшлекле киңәшмә узды, анда РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, РФ Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев, РФ Дәүләт Думасының Туристлык буенча комитеты әгъзалары Артем Прокофьев һәм Алла Салаева, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Самара өлкәсе туристлык министры Артур Абдрашитов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» «Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры урынбасары Александр Емелюшин катнашты.

«2023 елның июленә РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча «Бөек  Идел юлы» туристлык маршрутын илкүләм  турмаршрут буларак билгеләү планлаштырылган», - диде Дмитрий Вахруков.

«Метеор» классындагы тиз йөрешле елга флоты төзелеше программасын эшләү һәм круиз суднолары паркы ихтыяҗын билгеләү, яңа суднолар паркы төзелешен тәэмин итү, «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршруты кысаларында Идел буе федераль округы төбәкләре арасында  төбәкара елга транспортын үстерүгә субсидия бирү программасын эшләү, круиз компаниясенең бердәм операторын билгеләү зарурлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Бөек Идел юлы»  илкүләм турмаршрутын үстерү максаты- Идел буе федераль округы төбәкләрендә 6 миллионга кадәр кеше катнашачак туристлык йөрүләре санын арттыру һәм бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм  проектының бурычларына туры килә.

Үзләрен инде таныткан «Золотое кольцо» һәм «Серебряое ожерелье» турмаршрутларына лаеклы альтернатива булыр өчен пассажирлар флоты эчендә елга флотын җитди үстерү кирәк. Һәр ел саен яңа корабларны файдалануга тапшырырга һәм Идел буе елгалары буенча актив хәрәкәттә булган корабларны сыйфатлы  төзекләндерергә кирәк.

«Елга буйлап йөрү популярлыгы үсештә, шуңа күрә «Бөек Идел юлы» илкүләм маршрутын үстерү Россиянең эчке туристлыгын үстерүдә өстенлекле бурычларның берсе булып тора», - дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Исегезгә төшерәбез, быел апрель аенда Идел буе федераль округының туристлык буенча төбәк министрлары «ТАСС» мәгълүмат агентлыгында Майя Ломидзе җитәкчелегендәге Россия Туроператорлары ассоциациясе  белән берлектә «Бөек Идел юлы»н рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International