Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Кытай Халык Республикасының Аньхой провинциясендә.
Биредә «Аньхой - Татарстан» эшлекле форумы уза.
Форумда катнашучылар Татарстанның һәм Аньхойның сәнәгать, инвестиция һәм туристлык потенциалы турында докладлар тыңладылар.
Аньхой провинциясе- экзотик һәм матур урын, анда Россия туристы әле аяк басмаган диярлек. Провинциянең төп хәзинәсе- сары Хуаншань таулары. Хуаншаньның пейзажларын туристлар, рәссамнар һәм фотографлар ярата. Моның сәбәбе сары тауларда үсүче һәм гранит кыяларның иң тар ярыкларына тамырлары белән ныклап урнаша торган, җилләр һәм җәйге кызу кояш астында иң сәер формаларга ия була ала торган нарат .
Форум нәтиҗәләре буенча Аньхой провинциясенең мәдәният һәм туристлык департаменты һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләренең үзара сәфәрләре турында килештеләр.
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.