Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иран Ислам Республикасының туристлык өлкәсендәге вәкилләре, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты катнашында эшлекле очрашу узды.
Очрашуда туристлар агымын үзара арттыру, визасыз алмашуны оештыру белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук туристлык юнәлешләренең танылуын арттыру һәм алга җибәрү буенча үзара чаралар үткәрү турында килештеләр.
Безнең арада турыдан - туры авиаэлемтә җайга салынган инде, 16 майдан Татарстан Республикасы халкының Казаннан Иран башкаласы-Тәһран шәһәренә, «Северный ветер» авиакомпаниясе очкычларында туры очу мөмкинлеге бар.
Иранның истәлекле урыннары белән сылтама буенча танышырга мөмкин: www.visitIran.ir/RU