Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык» сессиясендә катнашты

2023 елның 19 мае, җомга

«Казан Экспо»да «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык»  сессиясе узды.

 Хәләл туристлык Россиядә берничә ел элек үсеш ала башлады.

Спикерлар хәләл стандартлары буенча кунакчыллык системасын булдыру перспективалары турында фикер алыштылар, туристлыкны оештыру һәм хәләл стандартлары буенча кунакчыллык инфраструктурасын әзерләү өлкәсендә илебез һәм чит ил туроператорлары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, бүгенге көндә бу өлкәдәге агымдагы хәл һәм гомумән  стандартлар буенча кунакчыллыкны үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында фикер алштылар, чөнки хәләл ул азык-төлек кенә  түгел, шулай ук киемдә, гаиләдә, туристлыкта үз-үзеңне тоту нормалары да.

Башкача әйткәндә, хәләл - ул яшәү рәвеше.

Россиядә бүгенге базар сыйдырышлылыгы бөтен дөнья буенча мөселманнарның 25% һәм мөселманнарның 15% тәшкил итүен исәпкә алсак, Россия Федерациясендә хәләл стандартлары буенча  илкүләм кунакчыллык системасын булдыру перспективалары, шулай ук хәләл стандартлары буенча урнаштыру чараларын аккредитацияләү хәзерге вакытта актуаль булып тора. Шулай итеп, хәләл стандартлары буенча кунакчыллык «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм  проектының бурычларына туры килә.

Кавказ, Таҗикстан, Бразилия вәкилләре кунакчыллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә ТР Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасында хәләл туристлыкны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International