ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

28 майда шәһәрнең махсус ябык урамнары буенча 3 км, 10 км, 21.1 км һәм 42.2 км араны йөгереп үтәргә мөмкин булачак.

Иң яшь катнашучылар өчен TIME KIDS һәм TIME BABY дистанцияләре әзерләнгән.

Казан марафоны тарихлы спорт чарасы, беренче ярышлар 1974 елда уздырыла, ә 2015 елдан яңадан башлана һәм хәзер марафонда катнашучылар ел саен Казанның төп урамнары буйлап, шәһәрнең  истәлекле урыннары яныннан йөгерәләр. Бөтен маршрут буенча бераз биеклеге булган тигез трасса, маршрутлар бер түгәрәк озынлыкта төзелгән.

Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Кытай Халык Республикасының Аньхой провинциясендә.

Биредә «Аньхой - Татарстан» эшлекле форумы уза.

Форумда катнашучылар Татарстанның һәм Аньхойның сәнәгать, инвестиция  һәм туристлык потенциалы турында докладлар тыңладылар.


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасының һәм Краснодар краеның туристлык  потенциалын тәкъдир иттеләр, сораулар буенча фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»   илкүләм проектына бик рәхмәтле, аның ярдәмендә яңа туристлык  маршрутлары барлыкка килә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, яңа пляж территорияләре үзләштерелә», - дип билгеләде Татьяна Салеева, Краснодар краеның икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү буенча конкурс игълан итә.


19
май, 2023 ел
җомга

 «Казан Экспо»да «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык»  сессиясе узды.

 Хәләл туристлык Россиядә берничә ел элек үсеш ала башлады.

«Казан Экспо»да «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык»  сессиясе узды.

 Хәләл туристлык Россиядә берничә ел элек үсеш ала башлады.

Спикерлар хәләл стандартлары буенча кунакчыллык системасын булдыру перспективалары турында фикер алыштылар, туристлыкны оештыру һәм хәләл стандартлары буенча кунакчыллык инфраструктурасын әзерләү өлкәсендә илебез һәм чит ил туроператорлары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, бүгенге көндә бу өлкәдәге агымдагы хәл һәм гомумән  стандартлар буенча кунакчыллыкны үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында фикер алштылар, чөнки хәләл ул азык-төлек кенә  түгел, шулай ук киемдә, гаиләдә, туристлыкта үз-үзеңне тоту нормалары да.

Башкача әйткәндә, хәләл - ул яшәү рәвеше.

Россиядә бүгенге базар сыйдырышлылыгы бөтен дөнья буенча мөселманнарның 25% һәм мөселманнарның 15% тәшкил итүен исәпкә алсак, Россия Федерациясендә хәләл стандартлары буенча  илкүләм кунакчыллык системасын булдыру перспективалары, шулай ук хәләл стандартлары буенча урнаштыру чараларын аккредитацияләү хәзерге вакытта актуаль булып тора. Шулай итеп, хәләл стандартлары буенча кунакчыллык «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм  проектының бурычларына туры килә.

Кавказ, Таҗикстан, Бразилия вәкилләре кунакчыллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә ТР Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасында хәләл туристлыкны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Туристлык продуктын формалаштыру туристның клиент юлын төзүнең төп этабы булып тора һәм туристлык хезмәтләренең бөтен спектрының үзара бәйләнешен күздә тота. Туристлык юнәлешен сайлау, туристның аэропортта һәм самолетта булуы, кунакханәдә яшәве, экскурсия турларында катнашуы, килгән илнең  аш-су культурасы белән танышуы клиент юлының барлык бу этаплары туристның ял итү илендә булуы турында тәэсирләрен формалаштыруга йогынты ясый.

Бүген Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән Иран Ислам Республикасының туристлык  өлкәсендәге мәдәни мирас, туристлык һәм һөнәрчелек министрлыгы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иран Ислам Республикасының туристлык өлкәсендәге вәкилләре, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Туристлык  буенча дәүләт комитеты катнашында эшлекле очрашу узды.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Россия-Ислам дөньясы KazanForum 2023» форумы кысаларында ТР Туристлык  буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Таҗикстанның туристлыкны үстерү комитеты делегациясе белән очрашуы узды.

Очрашу кысаларында яклар төбәкләрнең туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр, туристлык продуктын  сату өлкәсендә тәҗрибә, шулай ук туристлык өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International