Казан – Киров маршруты буенча даими рейсларны башкаруга «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 18 августтан башлап керешәчәк. Авиабилетлар сатуда.
Рейслар атнага өч тапкыр башкарылачак:
- сишәмбе көннәрендә Казаннан очу 19:30 сәгатьтә, 20:30 сәгатьтә Кировта; кире очыш Кировтан 21:25 сәгатьтә, Казанда 22:25 сәгатьтә;
- җомга көннәрендә Казаннан очу 20:20 сәгатьтә, 21:20 сәгатьтә Кировта; кире очыш Кировтан 22:00 сәгатьтә, Казанда 23:00 сәгатьтә;
- якшәмбе көннәрендә Казаннан очу 17:10 сәгатьтә, 18:10сәгатьтә Кировта; кире очыш Кировтан 19:00 сәгатьтә, Казанда 20:05 сәгатьтә;
Маршрутта Канадада җитештерелгән Bombardier CRJ-200 заманча уңайлы 50 урынлы реактив самолетлар җәлеп ителгән.
Билет бәясе – 2 831 сумнан башлана. Казанга даими рейсларны башкару Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе бюджетларыннан финанслау ярдәмендә мөмкин булды.
Яңа рейсны эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында икътисади, сәнәгать һәм мәдәни-туристлык элемтәләрне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.