Сезгә хәбәр итәбез: 2023 елның 5 сентябренә кадәр вакыйгалы туристлык өлкәсендә Russian Event Awards XII Халыкара премиягә гаризалар һәм проектлар кабул итү үткәрелә.
Премиянең максаты - вакыйгалы туристлык өлкәсендә иң уңышлы проектларны ачыклау, аларны алга җибәрү, хакимият органнары һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан әлеге проектларга һәм вакыйгаларга кызыксынучан мөнәсәбәт формалаштыру.
Конкурста катнашу өчен вакыйгалы туристлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырган дәүләт, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалардан авторлар яки авторлык коллективлары чакырыла.
Конкурста катнашу өчен 2022 елның ноябреннән 2023 елда гаризалар кабул итү тәмамланганчыга кадәр (конкурс уздырылган вакытка кадәр) гамәлгә ашырылган проектлар рөхсәт ителә, «Туристлык вакыйгасының иң яхшы идеясе» номинациясеннән тыш.
Проектны рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр премиянең рәсми сайтында урнаштырылган: http://rea-awards.ru/rekomendacii-po-oformleniyu-proekta/.
Элемтә өчен: Олеся Кропотухина, премиянең Башкарма дирекциясе җитәкчесе, премиядә катнашучыларның гаризаларын кабул итү- E-mail: olkropotukhina97@mail.ru почтасында, телефон: 8 (904) 212-07-18.