Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзүгә һәм үстерүгә субсидияләр бирү буенча конкурс нәтиҗәләре турында игълан

2023 елның 11 августы, җомга

2023 елның 8 августында 10:00-17:00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитетында (Казан, Горький ур., 19) конкурс комиссиясе утырышы булды, анда конкурста катнашуга кертелгән гаризалар  каралды һәм бәяләнде.

Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы территориясендә 9 эшкуарга пляжлар булдыру һәм үстерү өчен субсидияләр бирү турында карар кабул ителде.

Гаризалары каралган конкурста катнашучылар турында, аларны бәяләүнең эзлеклелеге һәм нәтиҗәләре турында, шулай ук һәр  гаризага бирелгән баллар турында мәгълүмат конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсендә  сылтама буенча бирелә.: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3827029.pdf.

Җиңүчеләр (субсидия алучылар) исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3827765.pdf.

Субсидия бирүдән баш тарткан конкурста катнашучылар турында мәгълүмат сылтама буенча урнашкан: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3827769.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International