Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туристлык һәм кунакчыллык өлкәсенә инвестицияләр кертергә планлаштыручы республика эшкуарлары өчен «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы караш» һөнәри яңадан әзерләү программасының презентациясе булды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программаның әһәмиятен ассызыклады, Татарстаннан берничә команда төзеләчәк, алар укыту кысаларында республиканың туристлык территорияләрен үстерү проектларын эшләү белән шөгыльләнәчәк, дип билгеләп үтте.
Программаны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының уку эше һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Аделия Павлова тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Туристлык өлкәсендә идарә итүне камилләштерү» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге булдырылды.