2023 елның 9 августында 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынган «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге «Һиндстан: экспорт мөмкинлекләре» темасына вебинар үткәрә.
Спикер буларак Россия Федерациясенең Һиндстан Республикасындагы сәүдә вәкиле урынбасары - Грива Евгений Владимирович чыгыш ясаячак.
Очрашуда Һиндстандагы икътисади вәзгыятьне күзәтү, Һиндстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек: экспорт, коммуникация һәм өстенлекле экспорт юнәлешләре мәсьәләләре каралачак.
Вебинар МСП.РФ. платформасында үтә.
Zoom аша конференциягә тоташу: https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3Q npqQT09
Конференция идентификаторы: 843 222 9060
Код : 1111
Белешмәләр алу өчен телефон: (843) 222-90-60 (өстәмә 272).
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.