ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Табигать территорияләрен үстерү дирекциясе белән берлектә, Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризмны үстерүгә бәйле үз проектларын гамәлгә ашыручы эшкуарлар белән очрашулар сериясен төгәлләде. Фикер алышу темасы эшкуарлар өчен кирәкле яңа дәүләт ярдәме чараларын булдырудан гыйбарәт иде. Шулай ук очрашулар кысаларында эшкуарлар проектларны гамәлгә ашырганда булган проблемалар турында сөйләде, шул исәптән глэмпинг-комплекслар булдыруга бәйле проблемалар турында, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышу булды.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге җыелма командасын «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналларында һәм  финалында катнашу өчен әзерләү эше алып барыла – әлеге юнәлешләрне алып баручы уку йортлары белән эшлекле очрашулар уздырыла.

2020 елда «Турагент эшчәнлеге» һәм «Туроператорлык эшчәнлеге» кертелгән яңа компетенцияләр буенча эш системасын җайга салуның мөһим юнәлеш булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт комитетында түбәндәге компетенцияләр беркетелгән - «Кунакханә администрацияләү», «Кунакханә администрацияләү - ЮНИОРЛАР», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру - ЮНИОРЛАР», «Туризм», «Туризм - ЮНИОРЛАР», «Турагент эшчәнлеге», «Туроператор эшчәнлеге».

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллективы Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Гыйльметдин улы Залютдинов вафат булу сәбәпле аның барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Тиңдәшсез югалту. Сезнең белән бергә матәм кичерәбез.

26 гыйнварда узган Дәүләт комитеты коллегиясендә Татарстан Республикасының иң яхшы туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Чара «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Утырышта катнашучылар 2020 елда республикада туризм өлкәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Туту.ру сәфәрләр һәм сәяхәтләр сервисында башланып киткән «Tu days» Россия төбәкләре турында яңа проектның берләштерелгән төркеме Татарстан Республикасында булып киткән. Программа эчке туризмның иң популяр юнәлешләренә багышлана. Тапшыруга төшерү эшләре Казанда гына түгел, Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрендә дә узган.  

Татарстан турында чыгарылыш агымдагы елның февралендә Туту.ру YouTube-каналында чыгачак.

Тапшыруга төшерүләр Татарстан Республикасының туристлык ресурсларын Россия базарында таныту эше кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә узды.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары Алексей Владимирович Стрельцов һәм Алексей Александрович Гусев җитәкчелегендәге Смоленск өлкәсе делегациясе белән очрашулар уздырды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында туристлык тармагын үстерү мәсьәләләре, «Бөек Идел юлы» туризм проектын үстерү перспективалары, шулай ук туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Туризмда кешбэк программасы буенча отель өчен түләгән яки бронь алып куйган гражданнар сәяхәтне 2021 ел ахырына кадәр күчерә алачак. Мондый кагыйдә планлаштырылган ял итү урыны территориясендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын игълан иткән очракта гына гамәлдә булачак.

Күчерүнең төгәл срогы туристлык хезмәтен формалаштырган турист һәм юридик зат арасында өстәмә килешү белән билгеләнергә тиеш. Яңа дата буенча сәфәр 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Кагыйдәләр шулай ук кешбэк программасы буенча турлар сатып алган гражданнарга да кагыла, әмма аларның даими яшәү төбәгендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән очракта гына.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 29 декабрендәге 2333 номерлы карары белән җентекләбрәк «Файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм итү өчен» бүлегендә танышырга мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары нигезендә кече һәм урта эшкуарларга ташламалы кредитлар буенча ставкалар киметелгән.

Яңа кагыйдәләр буенча максималь ставка Үзәк Банкның 2,75%ка арттырылган төп ставкасыннан артмаска тиеш. Бүгенге көнгә ул 4,25% тәшкил итә, димәк, кредитлар елына 7% (4,25% + 2,75%) проценты белән биреләчәк. Моңа кадәр ташламалы займнар буенча ставка 8,5% дәрәҗәсендә иде.

Займнарны кече һәм урта бизнес вәкилләре генә түгел, ә һөнәри керемгә салым түләүчеләр дә (үзмәшгульләр) алырга мөмкин. Акчаны инвестиция максатларына, рефинанслауга һәм әйләнеш акчаларын тулыландыруга тотарга мөмкин.

Займ алу өчен КУЭ бердәм реестрында теркәлергә кирәк. Кредитлар өстенлекле өлкәләрдә, шул исәптән, туризмда һәм ресторан бизнесында эшләүчеләргә дә бирелә.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 23 сентябрендәге «Балалар төркемнәрен автобуслар белән оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләрен раслау турында» 1527 номерлы карары (алга таба - Кагыйдәләр) нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балалар төркемнәрен алып чыгуны оештыру буенча Татарстан Республикасы ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасында ведомствоара хезмәттәшлек турында»  2018 елның 19 гыйнварындагы 19 номерлы карарына (алга таба – Карар) үзгәрешләр кертелгән.

Карарның аерым нигезләмәләрен Кагыйдәләргә туры китерү өчен балалар төркемнәрен оешкан рәвештә алып чыгуны Татарстан Республикасы ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында килештергәндә тапшыру өчен кирәкле документларның исемлекләре актуальләштерелгән (Татарстан Республикасының балалар төркемнәрен алып чыгуны оештыру буенча ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасында ведомствоара хезмәттәшлек итү тәртибенең 1.4 пункты). Аерым алганда:

Оештыручының азык-төлек җыелмасы исемлеге булырга тиешле вакытлы сәяхәт кысалары төгәлләштерелгән (вакытлыча ара өч сәгатьтән дүрт сәгатькә кадәр арттырылган);

Автомобиль, су һәм транспортның башка төрләрен оешкан рәвештә йөрткәндә 4 сәгатьтән артык йөрүдә кайнар туклану оештыру турында белешмәләр бирү таләпләре белән тулыландырылган;

Балаларның, озата баручыларның, туроператор хезмәткәрләренең исемлекләре бердәм исемлек – балаларны алып барган вакытта автобуста булырга рөхсәт ителгән затлар исемлеге белән алмаштырылган. Әлеге исемлектә, йөртүчедән тыш, балаларның һәм ата-аналарның законлы вәкилләренең, озата йөрүче затларның, медицина хезмәткәренең белешмәләре кертелә (Кагыйдәләрнең 11 пунктында каралганча, ул катнашкан очракта);

Балаларны автобуска утырту тәртибен үз эченә алган документ, шулай ук маршрут программалары, алып бару маршруты турында белешмәләр булган, китү пункты, утырту өчен аралык пунктларын, билгеләнгән пунктны, азык кабул итү өчен тукталышлар урыннарын, кыска вакытлы һәм төнге ял итү урыннарын үз эченә алган белешмәләр булган документ белән алыштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International