ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Russian event awards 2012-2020 премиясе версиясе буенча вакыйгалар туризмы өлкәсендә Россия төбәкләре арасында икенче урынны алган, дип хәбәр итте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Премияләр безгә координаторлар системасында кайда эшләвебезне аңларга мөмкинлек бирә һәм тагын да күбрәк эшләргә этәргеч ясый. Шулай да безнең өчен төп күрсәткечләр булып туристлар агымы, туристларның безнең сервислардан канәгать калуы һәм кабат сәяхәт итүчеләрнең артуы тора», — диде Сергей Иванов.

Ул шәхсән үзе дә вакыйгалар туризмын үстерүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләнгән.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Форум ике елга бер тапкыр уздырыла һәм Россия һәм чит ил туристлык базарында катнашучылар өчен туризм өлкәсендә әһәмиятле халыкара вакыйга булып тора. Форум Татарстан Республикасының туристлык тармагы туризм үсеше турында иң яңа, иң актуаль мәгълүматка ия булсын өчен үткәрелә. Иң актуаль трендларны күрү, ишетү, аңлау, профессионаллар белән фикер алышу һәм иң якты проектларга үсеш бирү мөмкинлеген бирә.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан TUI Россия туроператоры Мәскәү - Казан дигән икенче, Яңа елга багышланган ике яклы чартер программасын эшләтеп җибәрүе турында алхәбәр җиткерде, ул көзге чартерларның дәвамы булып торачак.

Программа Ростуризм һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Мәскәүнең Туризм комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче рейс 31 декабрьгә «Ямал» авиакомпаниясе канатларында планлаштырылган, киләсе даталар — 3, 6 һәм 9 гыйнвар. Татарстан Республикасында турларның бәясе бер кешегә 14,4 мең сумнан башлана.

TUI Россия генераль директоры урынбасары Александр Сирченко, ике шәһәр арасындагы программаны тәкъдир итеп, компанияне Россия буенча чартер йөртүләрен субсидияләү программасы ярдәмендә гамәлгә ашыру мөмкин булды, дип ассызыклады.

«Программаны формалаштырганда без туристларның Татарстанның иң популяр урыннарын күрергә теләвен исәпкә алдык. Пандемия шартларында бронь дәрәҗәсе 1-2 атнадан артмый, стартка бер ай кала чартерның 80% дәрәҗәсендә тулу факты сәяхәтчеләрнең зур кызыксынуы турында сөйли, – дип билгеләп үтте Александр Сирченко. Чартер программаларының үзенчәлеге шунда ки, төрле категория туристлары Мәскәү һәм Казанның бәйрәм атмосферасына чума ала. Безнең бурыч — россиялеләрне чартер юнәлешендәге ике якка да сәяхәт итү мөмкинлеге белән тәэмин итү. Субсидияләү программасы ярдәмендә без турлар бәясен ике якка да 50 процент дәрәҗәсендә киметә алабыз. Шулай ук Без Президент куйган бурычны хәл итәбез һәм ил эчендә гражданнарның бер урыннан икенче урынга баруын җиңеләйтәбез».

Исегезгә төшерик, бу – туроператорның икенче чартер программасы. Мәскәүдән беренче чартерны Татарстан башкаласында 2021 елның 13 сентябрендә каршы алдылар. Ул вакытта бортның йөкләнеш дәрәҗәсе 95% булган.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программаның кирәклеге турында сөйләгәндә: «Чартерлар белән Россия буйлап сәяхәт итү форматы үзгәрде, элек бу чит ил өчен генә актуаль иде, хәзер исә барысы да башкача, ул — шактый экономия. Өстәвенә оештырылган трансфер, программа да. Туристларга бернәрсә турында борчылырга кирәкми, туроператор бөтен нәрсә турында кайгырта».

Сергей Иванов, тур кысаларында мәскәүлеләр бәйрәмчә бизәлгән Казанны күрәчәкләр, аларны шәһәрнең тарихи өлеше белән таныштырачаклар, шәһәр читендәге объектлар, Ладога, татар Кыш бабае резиденциясе (Кыш Бабай) һәм башка бик күп нәрсәләрне күрсәтәчәкләр, дип сөйләде.

«Мәскәү кунаклары кунакчыллыкны тояр һәм «1001 ләззәт» алыр дип өметләнәбез», — диде түрә.

Төбәк вәкилләре, Яңа ел кәефеннән тыш, башкала халкына QR-кодлар белән вакцинация турында сертификатлар алырга кирәк, дип ассызыклыйлар, чөнки Татарстанда ковидка каршы чикләүләр бар. 

«Кунакханәгә урнашу, аның рестораннарында булу һәм башка кунакханә инфраструктурасын куллану өчен кодлар кирәкми, әмма менә музей, ресторанда яки башка урында булу өчен алар – кирәк», – диде Иванов әфәнде.

Казаннан Мәскәүгә чартерда пакетлы турларның бәясе – бер кешегә 19,5 мең сумнан башлана. Татарстаннан килгән кунакларга Россия башкаласындагы экскурсия программалары тәкъдим ителәчәк, аларны Мәскәү Кремле буенча экскурсияләр, Мәскәү елгасы буенча «Рэдиссон» флотилиясенең яхта-ледоколында йөрү, «Яңа ел әкияте иленә сәяхәт» дип аталган экскурсия, чыршы уенчыклары музей-фабрикасына бару, «ВДНХ легендалары» җәяүле экскурсиясе, Мәскәү Кремленә барып, «Минем яңа ел башкаласы» автобус-җәяүле экскурсиясе һәм башкалар көтә.

Мәскәү кунакларны бөтен матурлыгы белән каршы алырга ниятли, дип сөйләде Мәскәүнең Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү буенча проект офисы генераль директоры урынбасары Мария Киселева.

«Урамнар һәм тыкрыклар инсталляцияләр белән бизәлә. Тиздән бөтен шәһәр буенча «Раштуага сәяхәт» мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, кунакларны бәйрәм маршрутлары һәм экскурсияләр көтә. Әйтик, «Әкият остаханәсе: ВДНХ буенча йөрү» яки «Яңа ел авто party» «Ирония судьбы» — экскурсия кысаларында кунакларга төнге Мәскәү буйлап йөрергә, Воробьев тавында фольклор ансамбленең Яңа ел чыгышын карарга һәм, шәһәрнең төп истәлекле урыннарына кузгалыр өчен, бер бокал шәмпан шәрабы эчәргә тәкъдим итәчәкләр».

Алга таба, Мария билгеләп үткәнчә, Мәскәү һәм Казан арасында рейсларга ихтыяҗ булачак. «Инде бүгеннән үк без, аналитика мәгълүматларына караганда, төбәкләр арасында сәфәрчеләр агымының тотрыклы булганлыгын күрәбез, ул сезонга бәйле түгел һәм ел дәвамында тигез бүленгән. Пандемия аркасында уртак туристлык агымнары кимесә дә, Татарстаннан Мәскәүгә килгән кунакларның уртача чек саны 14% арткан».

Фестивальләр, шулай ук ике шәһәрнең истәлекле урыннары турында күбрәк мәгълүматны туристлар Russpass туристлык сервисы сайтында таба алалар, дип билгеләп үтте спикер.

«Төрле тәкъдимнәр арасында буталып калмас өчен, безнең кунаклар инде хәзер үк RUSSPASS кушымтасын күчереп ала һәм Мәскәүдә кызыклы маршрутлар һәм объектлар табарга мөмкин. Сүз уңаенда, Татарстан Республикасы буенча анда шулай ук 30га якын туристлык тәкъдиме бар, аларның яртысы Казанга кагыла», – дип йомгаклады Киселева ханым.

Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан оештырылган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне БМО әгъзалары булган дәүләтләр җәмәгатьчелеккә коррупциягә каршы тору буенча милли чаралар турында хәбәр итә.

 Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында  «Не дать - не взять!» коррупциягә каршы республика яшьләр программасы администраторы Валерия Сергеевна Сусликова катнашында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен интерактив-агарту буенча очрашу уздырылды.

Чара кысаларында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча төп чаралар яктыртылды, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль квизы үткәрелде, ул коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту чараларына юнәлдерелгән.

Очрашу барышында чакырылган кунаклар Татарстан Республикасында мондый хокук бозулар белән көрәш турында белделәр, кызыклы һәм танып-белү лекциясен тыңладылар, командада эшләп, очрашу темасына бәйле биремнәрне үтәделәр.

Интерактив форматтагы чараны уздырганнан соң кыска метражлы  «Взятка» фильмы күрсәтелде һәм аның буенча фикер алышынды.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Премия нәтиҗәләре XII «Россиянең ландшафт архитектурасы буенча илкүләм премиясе» фестивалендә ясалган, ул Мәскәүдә Үзәк Архитектор Йортында 22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр узган.

«Татарстан көзгеләре» кластеры «Экологик, инженерлык дизайнының иң яхшы проекты» номинациясендә 2 нче урынны яулаган.

Моннан тыш, премиядә Татарстан Республикасыннан башка объектлар да –  Алабугадагы Шишкин буалары (2 нче урын), шулай ук Казансу елгасын һәм  яр буеның яңа участокларын үстерү стратегиясе проектлары да билгеләп үтелгән.

Россиянең ландшафт архитектурасы буенча илкүләм премиясе ел саен Россиянең ландшафт архитекторлары ассоциациясе тарафыннан уздырыла. Премия илкүләм әһәмияткә ия булган иң югары һөнәри бүләк статусында тора. Фестиваль әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшырту, Россия шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә ландшафтларның эстетик торышын яхшырту, ландшафт архитекторларының һәм ландшафт индустриясе белгечләренең иң яхшы һөнәри казанышларын җәмәгатьчелеккә таныту тану, җәмгыятьтә ландшафт архитекторы һөнәренең абруен күтәрү максатларында уздырыла.

Мәскәү – Татарстан өчен төп туризм базары. Республикага иң күп туристлар нәкъ менә шуннан килә. Шуңа күрә Казан күренешләрен Мәскәү метрополитены поездларының берсенә төшерү туристлар өчен төбәк белән кызыксыну дәрәҗәсен тагын да арттырырга ярдәм итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.

«Мәскәү метросында мондый туризм поездның барлыкка килүе һәм анда Казан күренешләренең төшерелүе – бик шәп нәрсә. Мондый поездда көн дәвамында бик күп кеше уза. Татарстанга туристлар иң күбе нәкъ менә Мәскәүдән килә. Ростуризм, мондый әйберләрне ясап, регионнарда туризмны үстерүгә бик ярдәм итә», — дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанда 5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы узачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, анда бөтен Россиядән 1 меңгә якын туристлык тармагы белгече һәм бизнесменнар катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.

«Бүгенге көндә форумда катнашу өчен илнең 30 төбәгеннән 500гә якын катнашучы теркәлде. Аларның яртысы шәхсән Казанга килә, калганнары онлайн режимда кушылачак. Теркәлү дәвам итә. Форум башланганчы катнашучылар саны 1 мең кешегә җитәчәк, дип өметләнәбез», — дип билгеләде туристлык ведомствосы вәкиле.

30 ноябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында, Казан шәһәренең Туризм-мәгълүмат үзәге белән берлектә, туриндустрия вәкилләре һәм Байкал аръягы краеның Инновацияләр һәм эшкуарлыкны яклау үзәге делегациясе белән очрашу булды. Байкал аръягы краеның туризм потенциалы һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында «Инновацияләр һәм эшкуарлыкны яклау үзәге» АКО башкаручы директоры  Шпак Яна Алексеевна,  Байкал аръягы краеның Туристлык мәгълүмат үзәге җитәкчесе Генденжапов Виктория Аркадьевна, Байкал аръягы краеның Туристлык мәгълүмат үзәге җитәкчесе урынбасары Напартэ Лидия Валерьевна, «Свой турагент» ҖЧҖ генераль директоры Пергаева Галина Порфирьевна, «Надежда» тур агентслыгы» ҖЧҖ менеджеры Хавренков Кирилл Алексеевич, шәхси эшкуар К.А.Хавренковлар сөйләде, шулай ук  туристлар өчен продуктларны үстерү бүлеге башлыгы Виктория Спиридонова Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдир итте.

2021 елның 29 ноябрендә 44 туроператор һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Смоленск, Ульяновск, Оренбург, Самара, Түбән Новгород һәм башка тургентлар өчен Татарстан Республикасы шифаханәләре буенча реклама-мәгълүмат туры башланып китте. Әлеге мәгълүмат туры 03 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Кунаклар Казан Кремлендә, шулай ук 10 сәламәтлек үзәгендә булачак, анда шифаханәләр инфраструктурасы белән таныша һәм сәламәтләндерү процедураларында катнаша алачак, шулай ук милли кухняны татып карап, кунакчыллык дәрәҗәсен бәяли алачак.

Med Travel Leaders медицина туризмы буенча бөтенроссия конкурсы туриндустриядә катнашучыларга ярдәм итү һәм алга таба аларны җәелдерү максатында 2021 елда Медицина туризмы һәм медицина хезмәтләре экспорты ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган. Конкурсның максаты – Россия Федерациясенә керә торган медицина туризмы индустриясенә игътибарны җәлеп иттерү.

Конкурста теләсә нинди милек рәвешендәге оешмалар, шул исәптән туризм буенча төбәк идарәләре, туристлык-мәгълүмат үзәкләре, экспортка ярдәм үзәкләре, медицина оешмалары, коммерциясез оешмалар һ.б. катнаша ала.

Конкурста катнашу бушлай. Гаризаны 30 ноябрьгә кадәр https://medical-russia.ru/ сайты аша бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне  7 декабрьдә, Мәскәүдә Экспоцентр үзәгендә Сәламәтлек саклау атнасының Global Medical Tourism Summit эш программасы кысаларында билгеләп узачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International