Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан оештырылган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне БМО әгъзалары булган дәүләтләр җәмәгатьчелеккә коррупциягә каршы тору буенча милли чаралар турында хәбәр итә.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында «Не дать - не взять!» коррупциягә каршы республика яшьләр программасы администраторы Валерия Сергеевна Сусликова катнашында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен интерактив-агарту буенча очрашу уздырылды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча төп чаралар яктыртылды, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль квизы үткәрелде, ул коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту чараларына юнәлдерелгән.
Очрашу барышында чакырылган кунаклар Татарстан Республикасында мондый хокук бозулар белән көрәш турында белделәр, кызыклы һәм танып-белү лекциясен тыңладылар, командада эшләп, очрашу темасына бәйле биремнәрне үтәделәр.
Интерактив форматтагы чараны уздырганнан соң кыска метражлы «Взятка» фильмы күрсәтелде һәм аның буенча фикер алышынды.