Мәскәү метросында Казан күренешләре төшерелгән поезд йөри башлаган

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Мәскәү – Татарстан өчен төп туризм базары. Республикага иң күп туристлар нәкъ менә шуннан килә. Шуңа күрә Казан күренешләрен Мәскәү метрополитены поездларының берсенә төшерү туристлар өчен төбәк белән кызыксыну дәрәҗәсен тагын да арттырырга ярдәм итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.

«Мәскәү метросында мондый туризм поездның барлыкка килүе һәм анда Казан күренешләренең төшерелүе – бик шәп нәрсә. Мондый поездда көн дәвамында бик күп кеше уза. Татарстанга туристлар иң күбе нәкъ менә Мәскәүдән килә. Ростуризм, мондый әйберләрне ясап, регионнарда туризмны үстерүгә бик ярдәм итә», — дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International