ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Profi.Travel порталында Кыш Бабай һәм Кар Кызы биләмәсенә багышланган вебинар булды. Сәламләү сүзе белән Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, шулай ук резиденциянең генераль директоры Юлия Таланова чыгыш ясады – ул резиденциядә, «Могҗизалар урманы» паркында кышкы сезон ачылу һәм өлкәннәр һәм балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган интерактив парк турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Profi.Travel – ул Россия һәм БДБ илләренең туризм базарларында 20 елдан артык эшләүче комплекслы мәгълүмат ресурсы. Әлеге портал иң заманча реклама технологияләрен кулланып, туристлык базарының В2В-сегментында турпродуктларны һәм дестинацияләрне digital-таныту буенча махсуслашкан. Profi.Travel порталын Россия һәм БДБ илләренең 100 меңнән артык турагенты укый

Санкт-Петербургтан Казанга рейслы туризм автобуслары Visit Tatarstan бренды төсләренә буялгач, билет сату кълщме 10 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Ecolines rus компаниясе генераль директоры Андрей Волков сөйләде.

«Без мондый чишелеш тәкъдим иткән Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты карарына нык гаҗәпләнгән идек. Әмма автобуслар линиягә чыккач, рейсларның тулылану дәрәҗәсе 10 процентка артты», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Волков сүзләренчә, бу Visit Tatarstan брендының ачык дизайны ерактан күренеп торуы һәм Санкт-Петербург халкы өчен үзенчәлекле реклама щиты булып хезмәт итъе аркасында шулай килеп чыккан.

Компаниянең рейслары Санкт-Петербургтан Казанга һәм кирегә таба бу елның июненнән йөри башлаганнар. Волков билгеләп үткәнчә, мондый маршрутлар өчен иң популяр чорлар – август һәм Яңа ел каникуллары.

Генераль директор билгеләп үткәнчә, алда булачак бәйрәмнәр чорында барлык билетлар да диярлек сатылган һәм компания хәтта, мондый сәфәрләргә кызыксыну зур булу сәбәпле, өстәмә рейслар да игълан иткән.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Туризм комитеты һәм Казан епархиясе белән берлектә, «Казан Изге Ана иконасы соборы» темасы буенча аккредитацияләнгән экскурсия уздыручылар өчен укулар уздырды. Укулар көндезге һәм онлайн форматларда узды.

«Без бу уку ике мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә дип саныйбыз. Беренчесе – экскурсия уздыручыларга текстта сыйфатлы мәгълүмат бирү, икенчесе – мөмкин кадәр күбрәк турист төркемнәре һәм туристлар Казанның Изге Ана иконасы соборына каршылыкларсыз бара алсын иде. Әлеге укулар бушлай уздырыла, димәк, аккредитацияләнгән барлык экскурсия уздыручылар өчен мөмкин булганча уңайлы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Лекцияләрне «Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты» МКУ туристлык потенциалын таныту буенча баш эксперт, тарихчы-туган якны өйрәнүчеләр шәһәр җәмгыяте рәисе, Россия язучылар берлеге әгъзасы Анатолий Михайлович Елдашев һәм архитектура-реставрация тикшеренүләре үзәге директоры, КДАТУ доценты Светлана Глебовна Персова үткәрде.

Экскурсия уздыручылар Казанның Изге Ана иконасының тарихы, монастырь, собор һәм зират урыннары (16-21 гасыр) белән таныштылар.

Светлана Персова соборның архитектурасы һәм аның эчке бизәлеше турында сөйләде.

Әлеге уку нәтиҗәләре буенча декабрьдә тест оештырылачак, аны тапшырганда экскурсия уздыручы бейджга наклейка алачак, ул туристларны Казанның Изге Ана иконасы соборы территориясенә алып килергә мөмкинлек бирәчәк.

2022 елның гыйнварында кешбэк сатуның яңа юнәлеше эшли башлаячак.

РФ Хөкүмәте Россия буенча үтемле сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә, һәм киләсе елга туризм буенча илкүләм проект кысаларында бу максатларга 5 млрд.сум акча планлаштырылган. 2022 елның 18 гыйнварында сатуның бишенче этабы эшли башлаячак, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Шартлары элеккегечә: турист картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, иң күбе 20 мең сум акча кире кайтачак. Түләүне МИР картасы белән башкарырга кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә мөмкин. 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Шул ук вакытта круизларга навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр кузгалырга мөмкин булачак.  Программада 2 төннән башлап кунакханәдә куну һәм яшәү каралган сәфәрләр катнаша.

2020 елда Ростуризм тарафыннан эшләтеп җибәрелгән туризмда кешбэк программасы бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү өчен моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булды. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәле чара булып, экспертлар бәяләвенчә, эчке туризмны торгызуга ярдәм иткән. 2021 ел башыннан программадан 1,7 млн. россияле файдаланган, алар  34 млрд.сумнан артык бәягә кунакханәләрдә яшәү һәм турлар сатып алган, кешбэк рәвешендә аларга турыдан-туры карталарына 6,7 млрд.сум акча кире кайткан.

Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучыларның, төбәк экспертларының бәяләмәләре буенча, программа югары социаль-икътисадый нәтиҗәлелекне күрсәткән.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Туризм комитеты һәм Казан епархиясе белән берлектә, «Казан Изге Ана иконасы соборы» темасы буенча аккредитацияләнгән экскурсия уздыручылар өчен укулар оештырачак. Әлеге уку нәтиҗәләре буенча декабрьдә тест оештырылачак, аны тапшырганда экскурсия уздыручы бейджга наклейка алачак, ул туристларны Казанның Изге Ана иконасы соборы территориясенә алып килергә мөмкинлек бирәчәк.

Укыту ике форматта узачак: турыдан-туры һәм онлайн, 2021 елның 14 декабрендә «Корстон» кунакханәсенең «Пушкин» залында 10:00 сәгатьтә башлана.

1. Турыдан-туры уку (катнашучылар саны 220 кеше). Әлеге сылтама буенча язылырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/61aa28640c8ced3b6e834369/

QR-кодлар булуы мәҗбүри!

2. Онлайн укытуга 2021 елның 14 декабрендә 10:00 сәгатьтә zoom сылтамасы буенча, шулай ук ютуб каналда тоташырга мөмкин булачак.

Zoom сылтамасы:

Zoom конференциясенә кушылу

https://zoom.us/j/94945587879?pwd=a1h5QXRIOURrZFZVbFE0R0hzWlFadz09

Конференциянең идентификаторы: 949 4558 7879

Файдалану коды: 925321

Ютуб сылтамасы:

https://youtu.be/zqvgI3YDyV4

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, тел. 843 2229040

6-11 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы экскурсия уздыручылары өчен семинар уздыра. Семинарда «Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе» ассоциациясеннән 150 тыңлаучы катнаша.

Быел укыту лекцияләре турыдан-туры Габдулла Тукай әдәби музеенда, А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музейларында уза. Семинарның соңгы көнендә катнашучылар Свияжсктагы Успение монастыре тарихы һәм архитектурасы, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу тарихы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм 2023 елда Бөтендөнья кышкы олимпиадасын үткәрү турында лекцияләр тыңлаячак.

Уку нәтиҗәләре буенча экскурсиядә катнашучылар катнашучы сертификаты алачак.

10 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә «Смена» үзәгендә Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе шәһәр читендә ял итү индустриясе эшкуарлары белән очрашу үткәрә.

Түгәрәк өстәл артында без гамәлдәге ял объектларына нигез салучыларны җыябыз:

«BestGlamp» глэмпингы

«Urman Camp» глэмпингы

«Halal Resort» глэмпингы

«Дикая собака Динго» глэмпингы

«Шторм» кемпингы

«Камский трофей» ДК

«Лебедино» глэмпингы

«My Ahome» глэмпингы

«Идел уртасы» глэмпингы

«Yurt Resort» глэмпингы

«Миңгәр» кунак комплексы

Узып баручы елга йомгак ясалачак, шулай ук түгәрәк өстәл артында эшкуарлар  киләсе ел трендлары турында да сөйләшәчәк.


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казанда «Киләчәк ориентирлары» халыкара туристик форумы үз эшен тәмамлады. Гомумән алганда, чараның спикерлары Россиядән һәм халыкара 50  эксперт булды, 300 артык делегат форумда шәхсән катнашты һәм 450 артык катнашучы онлайн форумны күзәтте. Форумда Россиянең 40 артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән вәкилләр катнашты.

Спикерлар белән актив хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу һәм нетворкингка чараның стандарт булмаган форматы – «кроссовкалы форум» ярдәм итте.

«Бу форумда безнең төп бурыч — туризм өлкәсендә булган яңа технологияләрдән һәм чишелешләрдән файдалану. Өстәвенә, без туристлык җәмәгатьчелегенең яңа проектларны булдыру өчен рух көрлеге алуларын телибез. Безнең өчен туристлар агымының туристлык предприятиеләренең табышы белән бергә үсүе мөһим. Бу республика икътисадының бик мөһим юнәлеше», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Казанда «Киләчәк ориентирлары» алтынчы туризм форумы башланды. Ул 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында бөтен Россиядән профессионаллар – туризм экспертлары туризмны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук тармакның төп трендлары турында фикер алышачак. Бүген беренче пленар утырыш булды, аның темасы: «Киләчәк туризмы. Туризм индустриясе ничек үзгәрәчәк». Бу уңайдан ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева үз фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан туризм өлкәсендә алдынгы булырга омтыла. Өстәвенә, эчке туризм ягыннан гына түгел, чит ил сәяхәтчеләренә дә зур игътибар бирәбез. Төп трендларга килгәндә, мин вакыйгалылык, стихиялелек һәм бәхет эзләүне атар идем», — диде ул.

Фазлыева аңлатып узганча, хәзер кешеләр якты, җылы, мул вакыйгаларга игътибар бирергә тырыша, шулай ук планлаштыру да азрак роль уйный башлаган, чөнки хәзерге тормыш тизлегендә туристлар сәяхәткә кичектермичә китә башлаган. Моннан тыш, кешеләр көннән-көн дуслары яисә гаиләсе белән бушаныр яисә эштән ял итәр өчен кая да булса чыга башлаганнар.

Форумга профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, туроператорлар, отельерлар, рестораторлар, инвесторлар, туризм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм чараларны бөтен Россиядән оештыручылар җыелды. Аларга аралашуы җайлырак һәм фикер алышуы җиңелрәк булсын өчен, форум мөмкин булганча рәсми булмаган мохиттә уздырыла, шулай ук кунаклар өчен татар чәе, мәдәни перформанслар һәм Татарстанның гадәти булмаган урыннары буенча экскурсияләр дә планлаштырылган, алар арасында «Урам» экстрим-паркы, «Зуя калкулыклары» шәһәр-курорты, Зеленодольск районындагы глэмпинг һәм күп кенә башка әйберләр.

«Бу форумда безнең төп бурыч — туризм өлкәсендә булган яңа технологияләрдән һәм чишелешләрдән файдалану. Өстәвенә, без туристлык җәмәгатьчелегенең яңа проектларны 

булдыру өчен рух көрлеге алуларын телибез. Безнең өчен туристлар агымының туристлык предприятиеләренең табышы белән бергә үсүе мөһим. Бу республика икътисадының бик мөһим юнәлеше», — дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Шулай ук форумда катнашучылар туризм трендлары, туризм өчен яңа мөмкинлекләр чыганагы буларак, урнашу өчен стандарт булмаган чаралар, ерак территорияләрдә туризмны үстерү, милли сукмаклар, гастрономия туризмы һәм тармакны цифрлаштыру турында да фикер алышачаклар.

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Мәскәүгә килергә теләүче туристлар өчен мәгълүмат үзәге барлыкка килде. Биредә ил башкаласына кадәр билет программалары һәм бәяләре белән танышырга, шулай ук Татарстанның туристлык программалары турында мәгълүмат алырга мөмкин.

«Татарстан һәм Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар Мәскәүгә килә ала торган кызыклы юнәлеш булып тора, без дә башкаланы өстенлекле базарларның берсе буларак карыйбыз. Без Казанда яшәүчеләр күбрәк уза торган актив һәм кирәкле локацияне сайладык. Мәгълүмат үзәге ачылгач, алар Мәскәү турында күбрәк белә алыр, дип өметләнәбез. Биредә башкаланың кызыклы туризм мөмкинлекләре, сәяхәтне ничек планлаштырырга мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Казанның күп кенә кешеләре Мәскәүгә бару турында карар кылыр дип ышанам», — дип шәрехләде үзәк ачылышы турында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева.

Үзәк Петербург урамында «Тукай мәйданы» метро станциясеннән чыгу өлешендә оештырылган. Анда керергә, җылынырга һәм яңа программалар турында мәгълүмат алырга була.

«Мәскәү белән Татарстан арасында сәфәрчеләр агымы тотрыклы булды, ул сезонга бәйле түгел һәм ел дәвамында тигез бүленгән. Мәгълүмат үзәге 19 декабрьгә кадәр иртәнге 10 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзәк урам буйлап йөргәндә, Казан халкы һәм кунаклар җылына һәм Мәскәүгә сәяхәтләрен планлаштыра алачак», – дип аңлатты Казьмина.

Ул искәртеп узганча, быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә бару буенча төп тәкъдимнәрнең берсе чартер туризм авиарейслары программасы булган.

Шундый ук үзәкләр Санкт-Петербургта, Тобольск, Төмән, Түбән Новгородта һәм Мәскәүнең Горький паркында ачылган инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International