TUI Россия туроператоры Мәскәү һәм Казан арасында Яңа ел туризм чартер программаларын башлап җибәрә

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан TUI Россия туроператоры Мәскәү - Казан дигән икенче, Яңа елга багышланган ике яклы чартер программасын эшләтеп җибәрүе турында алхәбәр җиткерде, ул көзге чартерларның дәвамы булып торачак.

Программа Ростуризм һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Мәскәүнең Туризм комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче рейс 31 декабрьгә «Ямал» авиакомпаниясе канатларында планлаштырылган, киләсе даталар — 3, 6 һәм 9 гыйнвар. Татарстан Республикасында турларның бәясе бер кешегә 14,4 мең сумнан башлана.

TUI Россия генераль директоры урынбасары Александр Сирченко, ике шәһәр арасындагы программаны тәкъдир итеп, компанияне Россия буенча чартер йөртүләрен субсидияләү программасы ярдәмендә гамәлгә ашыру мөмкин булды, дип ассызыклады.

«Программаны формалаштырганда без туристларның Татарстанның иң популяр урыннарын күрергә теләвен исәпкә алдык. Пандемия шартларында бронь дәрәҗәсе 1-2 атнадан артмый, стартка бер ай кала чартерның 80% дәрәҗәсендә тулу факты сәяхәтчеләрнең зур кызыксынуы турында сөйли, – дип билгеләп үтте Александр Сирченко. Чартер программаларының үзенчәлеге шунда ки, төрле категория туристлары Мәскәү һәм Казанның бәйрәм атмосферасына чума ала. Безнең бурыч — россиялеләрне чартер юнәлешендәге ике якка да сәяхәт итү мөмкинлеге белән тәэмин итү. Субсидияләү программасы ярдәмендә без турлар бәясен ике якка да 50 процент дәрәҗәсендә киметә алабыз. Шулай ук Без Президент куйган бурычны хәл итәбез һәм ил эчендә гражданнарның бер урыннан икенче урынга баруын җиңеләйтәбез».

Исегезгә төшерик, бу – туроператорның икенче чартер программасы. Мәскәүдән беренче чартерны Татарстан башкаласында 2021 елның 13 сентябрендә каршы алдылар. Ул вакытта бортның йөкләнеш дәрәҗәсе 95% булган.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программаның кирәклеге турында сөйләгәндә: «Чартерлар белән Россия буйлап сәяхәт итү форматы үзгәрде, элек бу чит ил өчен генә актуаль иде, хәзер исә барысы да башкача, ул — шактый экономия. Өстәвенә оештырылган трансфер, программа да. Туристларга бернәрсә турында борчылырга кирәкми, туроператор бөтен нәрсә турында кайгырта».

Сергей Иванов, тур кысаларында мәскәүлеләр бәйрәмчә бизәлгән Казанны күрәчәкләр, аларны шәһәрнең тарихи өлеше белән таныштырачаклар, шәһәр читендәге объектлар, Ладога, татар Кыш бабае резиденциясе (Кыш Бабай) һәм башка бик күп нәрсәләрне күрсәтәчәкләр, дип сөйләде.

«Мәскәү кунаклары кунакчыллыкны тояр һәм «1001 ләззәт» алыр дип өметләнәбез», — диде түрә.

Төбәк вәкилләре, Яңа ел кәефеннән тыш, башкала халкына QR-кодлар белән вакцинация турында сертификатлар алырга кирәк, дип ассызыклыйлар, чөнки Татарстанда ковидка каршы чикләүләр бар. 

«Кунакханәгә урнашу, аның рестораннарында булу һәм башка кунакханә инфраструктурасын куллану өчен кодлар кирәкми, әмма менә музей, ресторанда яки башка урында булу өчен алар – кирәк», – диде Иванов әфәнде.

Казаннан Мәскәүгә чартерда пакетлы турларның бәясе – бер кешегә 19,5 мең сумнан башлана. Татарстаннан килгән кунакларга Россия башкаласындагы экскурсия программалары тәкъдим ителәчәк, аларны Мәскәү Кремле буенча экскурсияләр, Мәскәү елгасы буенча «Рэдиссон» флотилиясенең яхта-ледоколында йөрү, «Яңа ел әкияте иленә сәяхәт» дип аталган экскурсия, чыршы уенчыклары музей-фабрикасына бару, «ВДНХ легендалары» җәяүле экскурсиясе, Мәскәү Кремленә барып, «Минем яңа ел башкаласы» автобус-җәяүле экскурсиясе һәм башкалар көтә.

Мәскәү кунакларны бөтен матурлыгы белән каршы алырга ниятли, дип сөйләде Мәскәүнең Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү буенча проект офисы генераль директоры урынбасары Мария Киселева.

«Урамнар һәм тыкрыклар инсталляцияләр белән бизәлә. Тиздән бөтен шәһәр буенча «Раштуага сәяхәт» мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, кунакларны бәйрәм маршрутлары һәм экскурсияләр көтә. Әйтик, «Әкият остаханәсе: ВДНХ буенча йөрү» яки «Яңа ел авто party» «Ирония судьбы» — экскурсия кысаларында кунакларга төнге Мәскәү буйлап йөрергә, Воробьев тавында фольклор ансамбленең Яңа ел чыгышын карарга һәм, шәһәрнең төп истәлекле урыннарына кузгалыр өчен, бер бокал шәмпан шәрабы эчәргә тәкъдим итәчәкләр».

Алга таба, Мария билгеләп үткәнчә, Мәскәү һәм Казан арасында рейсларга ихтыяҗ булачак. «Инде бүгеннән үк без, аналитика мәгълүматларына караганда, төбәкләр арасында сәфәрчеләр агымының тотрыклы булганлыгын күрәбез, ул сезонга бәйле түгел һәм ел дәвамында тигез бүленгән. Пандемия аркасында уртак туристлык агымнары кимесә дә, Татарстаннан Мәскәүгә килгән кунакларның уртача чек саны 14% арткан».

Фестивальләр, шулай ук ике шәһәрнең истәлекле урыннары турында күбрәк мәгълүматны туристлар Russpass туристлык сервисы сайтында таба алалар, дип билгеләп үтте спикер.

«Төрле тәкъдимнәр арасында буталып калмас өчен, безнең кунаклар инде хәзер үк RUSSPASS кушымтасын күчереп ала һәм Мәскәүдә кызыклы маршрутлар һәм объектлар табарга мөмкин. Сүз уңаенда, Татарстан Республикасы буенча анда шулай ук 30га якын туристлык тәкъдиме бар, аларның яртысы Казанга кагыла», – дип йомгаклады Киселева ханым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International