2022 елның гыйнварында кешбэк сатуның яңа юнәлеше эшли башлаячак.
РФ Хөкүмәте Россия буенча үтемле сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә, һәм киләсе елга туризм буенча илкүләм проект кысаларында бу максатларга 5 млрд.сум акча планлаштырылган. 2022 елның 18 гыйнварында сатуның бишенче этабы эшли башлаячак, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Шартлары элеккегечә: турист картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, иң күбе 20 мең сум акча кире кайтачак. Түләүне МИР картасы белән башкарырга кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә мөмкин. 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Шул ук вакытта круизларга навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр кузгалырга мөмкин булачак. Программада 2 төннән башлап кунакханәдә куну һәм яшәү каралган сәфәрләр катнаша.
2020 елда Ростуризм тарафыннан эшләтеп җибәрелгән туризмда кешбэк программасы бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү өчен моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булды. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәле чара булып, экспертлар бәяләвенчә, эчке туризмны торгызуга ярдәм иткән. 2021 ел башыннан программадан 1,7 млн. россияле файдаланган, алар 34 млрд.сумнан артык бәягә кунакханәләрдә яшәү һәм турлар сатып алган, кешбэк рәвешендә аларга турыдан-туры карталарына 6,7 млрд.сум акча кире кайткан.
Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучыларның, төбәк экспертларының бәяләмәләре буенча, программа югары социаль-икътисадый нәтиҗәлелекне күрсәткән.