Казанда бөтен Россиядән 250 артык эксперт туристлык тармагының киләчәге турында фикер алышачак

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Казанда «Киләчәк ориентирлары» алтынчы туризм форумы башланды. Ул 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында бөтен Россиядән профессионаллар – туризм экспертлары туризмны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук тармакның төп трендлары турында фикер алышачак. Бүген беренче пленар утырыш булды, аның темасы: «Киләчәк туризмы. Туризм индустриясе ничек үзгәрәчәк». Бу уңайдан ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева үз фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан туризм өлкәсендә алдынгы булырга омтыла. Өстәвенә, эчке туризм ягыннан гына түгел, чит ил сәяхәтчеләренә дә зур игътибар бирәбез. Төп трендларга килгәндә, мин вакыйгалылык, стихиялелек һәм бәхет эзләүне атар идем», — диде ул.

Фазлыева аңлатып узганча, хәзер кешеләр якты, җылы, мул вакыйгаларга игътибар бирергә тырыша, шулай ук планлаштыру да азрак роль уйный башлаган, чөнки хәзерге тормыш тизлегендә туристлар сәяхәткә кичектермичә китә башлаган. Моннан тыш, кешеләр көннән-көн дуслары яисә гаиләсе белән бушаныр яисә эштән ял итәр өчен кая да булса чыга башлаганнар.

Форумга профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, туроператорлар, отельерлар, рестораторлар, инвесторлар, туризм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм чараларны бөтен Россиядән оештыручылар җыелды. Аларга аралашуы җайлырак һәм фикер алышуы җиңелрәк булсын өчен, форум мөмкин булганча рәсми булмаган мохиттә уздырыла, шулай ук кунаклар өчен татар чәе, мәдәни перформанслар һәм Татарстанның гадәти булмаган урыннары буенча экскурсияләр дә планлаштырылган, алар арасында «Урам» экстрим-паркы, «Зуя калкулыклары» шәһәр-курорты, Зеленодольск районындагы глэмпинг һәм күп кенә башка әйберләр.

«Бу форумда безнең төп бурыч — туризм өлкәсендә булган яңа технологияләрдән һәм чишелешләрдән файдалану. Өстәвенә, без туристлык җәмәгатьчелегенең яңа проектларны 

булдыру өчен рух көрлеге алуларын телибез. Безнең өчен туристлар агымының туристлык предприятиеләренең табышы белән бергә үсүе мөһим. Бу республика икътисадының бик мөһим юнәлеше», — дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Шулай ук форумда катнашучылар туризм трендлары, туризм өчен яңа мөмкинлекләр чыганагы буларак, урнашу өчен стандарт булмаган чаралар, ерак территорияләрдә туризмны үстерү, милли сукмаклар, гастрономия туризмы һәм тармакны цифрлаштыру турында да фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International