ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы тәкъдир итүгә республика иҗади конкурсын игълан итә. Конкурсның иганәчесе – Haier компаниясе.

Бөтен дөньядан инвесторлар өчен нәкъ менә Сезнең районның Татарстан территориясендә иң көтеп алынган район икәнен исбат итегез!

Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (электрон почтага: airt.press@tatar.ru) үзегезнең газиз муниципаль берәмлек (район, шәһәр) турында презентация материалы җибәрергә кирәк, ул Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйләргә тиеш.

(Конкурста катнашу буенча таләпләр түбәндәрәк, хатта)

Конкурс 15 декабрьдә башлана һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварның 23:59:59 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау эксперт комиссиясе тарафыннан Агентлык һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсендәге чакырылган экспертлар составында гамәлгә ашырылачак. Ә төп приз Haier компаниясенең көнкүреш техникасы булачак!

Без Сезнең гаризаларыгызны көтеп калабыз!

Агентлык барлык катнашучыларга да уңышлар һәм күбрәк креатив идеяләр тели!

Элемтә өчен – Габбасов Рәмис Илһам улы, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат сәркатибе

тел.: 8 960 039 17 37

e-mail: ramis.Gabasov@tatar.ru

 

 

ТАЛӘПЛӘР

Ролик түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:

- Ни өчен инвестор нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш?

КИҢӘШЛӘР

- Видеоны төзегәндә стандарт булмаган якын килү һәм креативлык

- Әһәмиятле объектлар яисә вакыйгалар

- Инвестор ягыннан уникаль 2-3 өстенлек (мәсәлән, районның логистика һәм салым өстенлекләре – тасвирлау өчен «уникаль» дип аталмый торган).

ТЕХНИК ЯГЫ

- Ролик 2:00 минуттан да артык дәвам итмәскә тиеш.

Жанрлар һәм форматлар буенча чикләү юк.

- Роликта графика да, ретушь та булырга мөмкин.

- Ролик өчен элек төшерелгән, әмма инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында файдаланылган һәм Агентлык ресурсларында урнаштырылмаган материаллар кулланылырга мөмкин.

- Балигъ булган Россия Федерациясе гражданнары, йә аларның балигъ булган вәкилләре катнаша ала.

ЭТИКА ТАЛӘПЛӘРЕ

Роликта БУЛМАСКА тиеш:

- Норматив булмаган сөйләм

- Көчләү

- Олыларга багышланган контент

- Шаккаттыргыч (җирәндергеч, тетрәндергеч) күренешләр

- Зыян салу яисә куркыныч гамәлләр

- Дискриминацияли торган сүзләр

- Корал күренешләре

- Бәхәсле сораулар

 


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе игътибарыгызны шуңа юнәлтә: чит илләрдән (шул истәптән туристлык сәфәреннән) кайтучы Россия Федерациясе гражданнары Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибы А.Ю. Попованың «COVID-2019 таралуын булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында» 2020 елның 18 мартындагы 7 номерлы карары таләпләрен үтәргә тиеш, ә атап әйткәндә:

Рейска теркәлгәннән соң дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында (https://www.gosuslugi.ru) анкета тутырырга. Россиягә килеп җиткәннән соң, COVID-19 каршы прививка ясатмаган һәм соңгы 6 айда COVID-19 белән авырмаган кешеләр 3 календарь көн эчендә COVID-19 буенча ПЦР-тест тапшырырга тиеш. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында 4 календарь көн эчендә анкета тутырырга һәм анда ПЦР-тест нәтиҗәләрен күрсәтергә, яисә вакцина узган кеше сертификатын яисә авыру турында белешмә күрсәтергә кирәк.

Әлеге чараларны үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозу буларак квалификацияләнә, аның өчен 40 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган.

Карар таләпләрен үтәү һәм хокук бозуларны профилактикалау максатында чит илләргә баручы туристлар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында анкета/формалар тутыру буенча Белешмәлек һәм Кулланма әзерләнгән: https://tourism.tatarstan.ru/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=3072993

2022 елның 3 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан — Элиста маршруты буенча яңа очыш юнәлешен ачып җибәрәчәк.

Калмыкия Республикасы башкаласы Элистага туры рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 50 урынга исәпләнгән CRJ - 200 очкычларында башкарылачак.

Казаннан Элистага кузгалу – 09:30, Элиста аэропортына килү 11:30 сәгатьтә планлаштырыла. Элистадан кайтыр юлга кузгалу – 12:30, Казан аэропортына килү – 14:35.

Татарстан Республикасы һәм Калмыкия Республикасы арасында турыдан-туры һава юллары булдыру, һичшиксез, һәр як өчен дә туристлык мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Калмыкия Республикасы башкаласы безнең илдә иң экзотик туризм юнәлешләрнең берсе булып санала. Элистага көнчыгыш колориты, буддизмның изге урыннары, чиксез далалар хакына баралар. Көнчыгыш традицияләренең һәм заманча Европа мәдәниятенең искиткеч ярашуы дөньяның бер генә шәһәренә дә охшамаган кабатланмас кала йөзен тудыра.

Юлда үткән вакыт 2 сәгатькә сузылачак. Бер якка булган билет бәясе, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 5 мең 90 сумнан башлана. Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпаниянең http://uvtaero.ru сайтында алырга мөмкин.

Күңелле сәфәрләр теләп калабыз Сезгә!


24
декабрь, 2021 ел
җомга

«Ял көннәрендә 1000 һәм 1 ләззәт» программасының Яңа ел версиясенә Бөек Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Саба һәм Алексеевск районнары кертелгән.

3 гыйнвардан ике көнлек сәяхәтне бер үк бәя – бер кешегә 2700 сумнан алырга була. Бу суммага җирле кунакханәдә ике көн дәвамында яшәү, шул исәптән төннәрен дә кертеп, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән. Шул ук вакытта туристлык үзәкләре программаларында тәкъдим ителгән яңа ел рәхәтлекләре дә кертелгән монда.

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Санкт-Петербург шәһәренең «Бон тур» туроператорының 15 турагенты өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте.

Очрашу 21-24 декабрьдә реклама туры кысаларында узды. Туроператорлар Казан, Зөя утрау-шәһәрчегенең истәлекле урыннары белән таныштылар, Иннополиста, Кыш Бабай биләмәсендә булдылар. Шулай ук Санкт-Петербург турагентлары форд Казан кунакханәләрен һәм номерларын карый һәм бәяли алдылар.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре башлана. Ярминкәләр, квестлар, яңа ел тамашалары, хәйрия спектакльләре һәм Яңа ел бәйрәмнәре туристларны көтә.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 20 декабрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Туризм лидеры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурста туриндустрия предприятиеләре (Татарстан Республикасының туристлык оешмалары), музейлар һәм музей-тыюлыклар, туризм өлкәсендә уку йортлары, муниципаль берәмлекләр, экскурсия уздыручылар, туризм инфраструктурасын оештыру (отельләр һәм кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре, сувенир компанияләр) катнаша.

Конкурсның максаты – туризм базарында иң яхшы катнашучыларны һәм юнәлешләрне ачыклау, Татарстан Республикасында заманча югары нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле туристлык комплексын оештыру бурычын хәл итүдә туристлык бизнесының тырышлыгын берләштерү һәм этәргеч ясау.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын таныту бүлеге җитәкчесе Виктория Спиридонова Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим иткән. Ул республиканың туристик потенциалы турында сөйләгән.

Шулай ук презентацияләр белән түбәндәгеләр дә чыгыш ясады: Мария Хитева, туризм үсеше буенча директор урынбасары – ул Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәмнәренә интерактив бәйрәм программаларын тәкъдир итте, Кыш бабай биләмәсенең генераль директоры Юлия Таланова – Кыш бабай биләмәсенең кышкы сезонын ачу турында, «Могҗизалар урманы» паркы һәм өлкәннәр һәм балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган интерактив парк турында сөйләде.

Татарстан Республикасының иң яхшы волонтерларына бүләкләр тапшырылды.

Туризм өлкәсендә волонтер номинациясендә «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО волонтеры Белоусов Олег Сергеевич җиңүче булды

Премия лауреатлары булып «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО волонтеры Фәйзуллина Алена Камил кызы һәм Татарстан Республикасы Буа районы вәкиле Ситов Данил Дмитриевич танылды

Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә 2021 елгы «Игелекле Татарстан» республика премиясе (алга таба – Премия) ел саен Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек (волонтерлык) эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен ирекле кешеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында конкурс форматында үткәрелә.

Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә оештыра.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республика халкы һәм кунаклар өчен Татарстан Республикасында Яңа ел чараларына багышланган матбугат конференциясе узды

Матбугат конференциясе спикерлары булып түбәндәгеләр чыгыш ясады:

Сергей Евгеньевич Иванов – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе, Гүзәл Әсгатовна Сәлмәнова – Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары, Розалия Миргалим кызы Нургалиева – Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры, Светлана Александровна Коновалова – «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Ксения Викторовна Хаҗиева – Казан Союзмультпарк директоры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International