Visit Tatarstan бренды Казанга автобусларда туризм рейсларын сатуны 10 процентка арттырган

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербургтан Казанга рейслы туризм автобуслары Visit Tatarstan бренды төсләренә буялгач, билет сату кълщме 10 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Ecolines rus компаниясе генераль директоры Андрей Волков сөйләде.

«Без мондый чишелеш тәкъдим иткән Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты карарына нык гаҗәпләнгән идек. Әмма автобуслар линиягә чыккач, рейсларның тулылану дәрәҗәсе 10 процентка артты», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Волков сүзләренчә, бу Visit Tatarstan брендының ачык дизайны ерактан күренеп торуы һәм Санкт-Петербург халкы өчен үзенчәлекле реклама щиты булып хезмәт итъе аркасында шулай килеп чыккан.

Компаниянең рейслары Санкт-Петербургтан Казанга һәм кирегә таба бу елның июненнән йөри башлаганнар. Волков билгеләп үткәнчә, мондый маршрутлар өчен иң популяр чорлар – август һәм Яңа ел каникуллары.

Генераль директор билгеләп үткәнчә, алда булачак бәйрәмнәр чорында барлык билетлар да диярлек сатылган һәм компания хәтта, мондый сәфәрләргә кызыксыну зур булу сәбәпле, өстәмә рейслар да игълан иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International