2016 елның 5еннән алып 7 августка кадәр Алабугада IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза.
Традиция буенча ярминкә Шишкин урманындагы Алабуга тыюлыгында, “Молодежный” стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда үткәрелә.
Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли киемнәр, модель кием, йон әйберләр, агачтан ясалган рәсемнәр, нәфис тукучылык, керамика, гжель, тирене нәфис эшкәртү, тукыма кисәкләреннән Тегелгән әйберләр һәм курчаклар, бизәкләр, гравировка, металлдан ясалган бизәкләр, металл челтәрләр, кабык, пыяла, камыштан әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәнең бизәге булып һөнәри артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгышлары торачак. «Осталар шәһәре»ендә теләүчеләргә үз куллары белән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырыла. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре продукциясе, халык куллану товарлары булачак.
Шулай ук Спас ярминкәсе барган көннәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән чаң сәнгате һәм тынлы музыка осталары катнашында кыңгырау тавышы фестивале уздырыла.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы халык сәнгате промыселлары һәм декоратив-кулланма сәнгате осталарын 2016 елның 5,6 һәм 7 августында Алабугада Бөтенроссия ярминкәсендә катнашырга чакыра.