«Эрмитаж-Казан» үзәге «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» «Бер билетка икебез» акциясен башлап җибәрә. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк: телефонга махсус флаер кертеп куярга. Ә аннан соң аны музей кассасында күрсәтергә. Исегездә тотыгыз: «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» күргәзмәсе 18 сентябрьгә кадәр эшли. Бу җәйдә Россиянең алдынгы музейлары – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Дәүләт Көнчыгыш музее һәм башкаларның ике меңнән артык экспонатын күрү мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Кунаклар алдында гарәп сәяхәтчесе Әхмәт Ибн Фадлан эпохасы дөньясы ачылыр!