ТРның туризм буенча дәүләт комитетында Татарстан һәм Санкт-Петербург туристик өлкәләре вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу булды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысасында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның, аның урынбасары Екатерина Барабанованың Санкт-Петербургның туризм үсеше буенча комитет рәисе Андрей Мушкарев, Санкт-Петербургның вице-губернаторы аппараты җитәкчесе Александр Кокорин, Санкт-Петербургның «Шәһәр туристик-мәгълүмат бюросы» дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Евгений Панкевич һәм башкалар белән очрашуы булды. Анда шулай ук  «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры  Азат Кадыйров, 2019 елда Казанда  «Ворлдскиллс» чемпионатын әзерләү буенча идарә җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин,  «Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович һәм башкалар катнашты.

Очрашуның көн тәртибендә берничә пункт бар иде: Санкт-Петербург шәһәре белән Татарстан Республикасы арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, статистика мәгълүматларын җыю өлкәсендә туристик өлкәгә тәэсир итү кораллары һәм формалары, сыйфат контроле һәм «Яшерен кунак/шалтырату» аудитын уздыру, Казанның туристик-мәгълүмат үзәге вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм башкалар. Чара барышында Казанда 2019 елда WorldSkills халыкара чемпионатын уздыруга әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде – кунакларга  киң тәкъдир итү булып, анда WorldSkills хәрәкәтенең үзе, оештыру үзенчәлекләре һәм Казанның ничек итеп чемпионатка үзен күрсәтүе турында сөйләнде. Очрашу нәтиҗәләре буенча киләчәктә тагын да киңрәк тәҗрибә уртаклашу өчен тыгыз эш алып бару турында карар кылынды.   

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International