2016 елның 21 декабрендә 10.00 сәгатьтә видеоязма режимында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була. Комиссия утырышының көн тәртибе Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының сайтында «Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәшү комиссиясе» вкладкасындагы «Комиссия утырышын уздыру турында анонслар» вкладкасының «Коррупциягә каршы көрәшү. Сораулар һәм тәкъдимнәр» разделында (843) 222-90-29 телефоны һәм Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
2017 елның 22-24 февралендә Мәскәүдә «Гостиный Двор» ТВК мәйданчыгында «Үзеңнең 2017 елгы Россияңне ач!» II Бөтенроссия күргәзмә-фестивале була.
Чара Россия Федерациясе территориясендә Ростуризм, Россия туриндустриясе Союзы һәм «Ефәк юл» раллиенең Халыкара оештыру комитеты ярдәмендә актив, спорт, авто- һәм экотуризмны үстерүгә багышлана.
Күргәзмә-фестивальнең төп темасы - туристлык брендларын үстерү, шулай ук РФ туризмы өлкәсендә импорт алмаштыруга юнәлтелгән бурычларны хәл итү.
Катнашу мәсьәләсе буенча чараны оештыручылар - «РЭД Групп» күргәзмәләр компаниясенә мәрәҗәгать итәргә кирәк
2016 елның 16 декабрендә Казан ратушасының Колонналар залында (Карл Маркс урамы,33) «Туризм лидеры» республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның Казанда 15 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр булачак Travel Agent Federation of India делегациясе белән очрашуы булды. Сергей Иванов кунакларга Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
Казанга килү ассоциация җитәкчеләре визиты программасының бер өлеше булып тора. Россиягә визитның максаты – Россия туристлык департаментлары белән контактларны, Һиндстаннан зур сандагы туристларны җәлеп итү өчен хезмәт күрсәтүләрне җайлау.
Белешмә өчен: Һиндстанда TAFI Ассоциациясе - иң өлкәне, ул 1988 елдан бирле яшәп килә һәм аның составына илнең 1500 зур туристлык компанияләре керә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласы – Анкарада эш визиты бара.Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов рәсми делегация составында визитта катнаша.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш визиты программасында «Гебзе» сәнәгать зонасы оештырган «Хаят» холдингы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Турецкие авиалинии» авиакомпаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашулар булды. Төрек-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекджи белән очрашуда сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре үсеше перспективалары каралды.
Көннең икенче яртысында Төркия Республикасы Президенты Сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белә рәсми очрашуы булды. Болардан тыш визит программасында Төркия Республикасы Премьер-министры Биналы Йылдырым, Төркия Республикасы чит илләр эшләре министры Мәүләт Чавушоглу һәм Анкара шәһәре мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар каралган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ататюрка Мавзолеена баруны һәм заманча Төркия Республикасына нигез салучыга венок куюны планлаштырган.
ТР башкаласы Россиядә Яңа елда ял итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Мәскәү белән Санкт-Петербург лидерлык иткән рейтинг 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр отельләр һәм апартаментларга бронь алуларга нигезләнгән.
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 70 процентка, ә 3сеннән 6 гыйнварга кадәр 80 процентка тулачак.
Яңа елда Казанга килүче туристлар агымында нигездә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта,шулай ук Марий Элда, Удмуртиядә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр булачак.
Коррупциягә каршы законнар Положениесе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.
Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.
Ярашлы затның бүләк алуны тыйган законны бозуы мәнфәгатьләр конфликты чыгуга шартлар тудыра, кабул ителүче карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законнарда каралганча, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итүгә кадәр җаваплылык билгели, бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, ул җинаять җаваплылыгы буларак кабул ителә.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Мәскәүдә « Россия Федерациясендә (2011-2018 еллар) эчке һәм тышкы туризмны үстерү» федераль максатчан программасы Координация советының XVI утырышында катнаша .
Ростуризм Башлыгы Олег Сафонов, ФЦП регион-катнашучы җитәкчелеге һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында узачак утырышта туристлык кластерлары төзелеше һәм шулай ук туристлык реконструкциясе һәм ФЦП кысасында инфраструктура төзелеше мәсьәләләре, 2016 елның гыйнвар-ноябрендә Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, Программа буенча регионнарның 2017 елда федераль бюджеттан субсидияләрне үзләштерү мәсьәләләре каралачак.
2016 елның 16 декабрендә Казан Кремленең Казан ратушасы Колонна залында «Туризм лидеры»республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы була. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнаша.
Чарада шулай ук катнашалар: туриндустрия предприятиеләре (Татарстан Республикасы туристлык оешмалары), ТРның музейлары һәм музей-тыюлыклары, ТРның туризм өлкәсендә уку йортлары, ТР муниципаль берәмлек вәкилләре, туризм инфраструктурасы оешмалары (кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре).
Туризм өлкәсендә ел саен уздырыла торган республика конкурсы 2001 елдан башланып, «Туризм – XXI гасыр» исеме астында барды. С 2016 елдан башлап конкурс «Туризм лидеры» исеме астында уза.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык продуктын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Айдар Хәсәнов "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре" III Республика конкурсының "Социаль өлкә белән идарә итү» номинациясендә җиңүче булды. «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» конкурсын уздыруның максаты – дәүләт идарәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау, бүләкләү һәм шулай ук дәүләт хезмәтенә өстәмә мотивация булдыру.