Бүләк алыш-бирешне тыю турында

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Коррупциягә каршы законнар Положениесе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.

Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.

Ярашлы затның бүләк алуны тыйган законны бозуы мәнфәгатьләр  конфликты чыгуга шартлар тудыра, кабул ителүче карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законнарда каралганча, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итүгә кадәр җаваплылык билгели, бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, ул җинаять җаваплылыгы буларак кабул ителә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International