2 апрель көнне “Релита” отеленда “Идел буе федераль төбәгендә җирле маршрут төзү турында” дип аталган семинар-киңәшмә узды. Семинарда ПФОның түбәндәге вәкилләре катнашты: Марий Эл Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе рәисе Андрей Пуртов, Самара өлкәсе туризмы буенча департамент җитәкчесе Михаил Мальцев, Чувашия Республикасының архив эшләр буенча министр вазыйфасын башкаручы Константин Яковлев, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать һәм сәүдә эшләре буенча министр урынбасары Максим Подовинников, Пенза өлкәсенең мәдәният һәм архив идарәсе туризм бүлеге башлыгы Алексей Уколов, Киров өлкәсенең эшкуарлыкны үстерү, сәүдә һәм тышкы элемтәләр министр урынбасары Ольга Чаузова һәм башкалар. Ә инде Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е. әлеге чараны әйдәп барды. Киңәшмәнең төп максаты булып уникаль турпродуктның нигезен тәшкил итәрлек фикер һәм тәкъдимнәр табу куелган иде.
21нче халыкара туризм һәм спорт буенча махсуслаштырылган “KIТS-2016” күргәзмәсе үз эшен башлады. Бу елны күргәзмәдә Рәсәйнең 25 шәһәреннән 160 компания катнашты, шулай ук Төркия авиакомпаниясе һәм Иран илчелеге әлеге исәптә иде. Татарстан Республикасы экспозициядә Болгар, Алабуга, Зөя дәүләт тарихи-архитектур музейларының аерым стендлары белән күрсәтелгән иде.
1 апрель көнне “Казан ярминкә”се күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең 2016 елгы җәйге сезонның вакыйгалар чарасы презентациясе булып узды. Татарстан Республикасы алты программаны тәкъдим итте: “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале, этник һәм халык музыкасы фестивале “Крутушка”, IX Россиякүләм Спасс ярминкәсе, “Зөя уха”сы фестивале, “Тәмле Казан” гастрономик фестивале һәм “Көнчыгыш-көнбатыш: Рәсәйнең ватан сугышлары” дип аталган төбәкара хәрби-тарихи реконструктор фестивале. Кунакларда аеруча кызыксыну “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале тудырды. Ул 13-14 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектур музеенда узачак.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертү буенча конкурста катнашу өчен дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә әйдәп баручы төркемендә "белгечләр" категориясенә (3 берәмлек) һәм бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлеге буенча зурлар төркемендәге "тәэмин итүче белгечләр" категориясенә (1 берәмлек) документлар кабул итү дәвам ителә. Конкурста катнашу өчен документларны 2016 елның 18 апрельга кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эш вакытында кабул итү башкарыла. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнашкан. Өстәмә мәгълүмат буенча түбәндәге (843) 222-90-29, 222-90-27 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белән 4 һәм 11 апрелдә туристик ширкәтләрнең җитәкчеләре өчен профессиональ гигиена әзерлеге һәм аттестациясе буенча семинарлар уздыра. Семинар программасына Россия Федерациясе санитар канунлары, инфекцион авыруларга каршы чаралар һәм башкалар. Үткәрү адресы: Сеченова урамы 17, 301 бүлмә. Белешмәләр өчен телефолар: 221-90-04, 221-89-21.
Яллар һәм җәй каникуллары алдыннан 2016 елның 1-2 апрелендә “Казанская ярмарка” күргәзмә үзәгендә спорт һәм туризм буенча 21нче халыкара спорт һәм туризм күргәзмәсе KITS 2016 узачак. Күргәзмә ел саен ике юнәлешне таныта: спорт һәм туризм. Бу күргәзмәдә актуаль программалары белән Рәсәйнең 20 бөлгәсенән артык ял йортлары, спорт үзәкләре танытыла. Шулай ук 1 апрелдә Крым танытуы узачак. Күргәзмәгә килеп үзегезнең һәм якынларыгызның ялларыгызны планларга уңайлы мөмкинлек
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Албания Республикасы туристик индустрия вәкилләре белән күреште.
Күрешүдә икеяклы регион танытуы узды һәм Албанияга реклама туры уздырувы мөмкинлеге сөйләшенде. Шулай ук инвестпроектлар белән дә кызыксыну булды. Кунаклар шулай ук KazanSummitта катнашырга җыеналар.
25 мартта “Ривьера” кунакханә күңел ачу комплексында АНО “Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге” Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә Visit Tatarstan туристик юнәлешенең үсеше программасы таныттылар.
Visit Tatarstan – республиканың туристлык мөмкинлекләрен таныту һәм киләчәктә дөнья стандартларына һәм заманча коммуникация һәм маркетинг комплекс программасы.
Танытуда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты рәисе Сергей Иванов, АНО “Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге” генераль мөдире Оксана Саргина, VisitTatarstan визуаль стилен эшләгән INSTID британия ширкәте мөдире Наташа Гранд каташтылар. Танытуда Татарстанның туристик индустрия ширкәтләре вәкилләре катнаштылар.
27 мартта сагать 14:00’да Пушка ишегалдында «Сугышчы рухы. Скифлардан Алтын Ордага кадәр» “Батыр ярышы” узачак.
Чыгышлар артистик фехтование федерациясе стандартларына туры килә.
Татарстан 23нче “Туризм һәм сәяхәт” халыкара туристик күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә 23-26 мартта ЦВК «Экспоцентр» в Мәскәүдә үткәрелә. Күргәзмә туристлык буенча Федераль агентлык ярдәмендә уздырыла. MITT – дөньяның 5 иң алдынгы туристик күргәзмәлере арасына керә. Һәр ел күргәзмәдә 200 илдән артык ширкәтләр катнаша.