“Казан ярминкә”се күргәзмә үзәгендә җәйге сезонның вакыйгалар чарасы презентациясе булып узды.

2016 елның 1 апреле, җомга

1 апрель көнне “Казан ярминкә”се күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең 2016 елгы җәйге сезонның вакыйгалар чарасы презентациясе булып узды. Татарстан Республикасы алты программаны тәкъдим итте: “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале, этник һәм халык музыкасы фестивале “Крутушка”,  IX Россиякүләм Спасс ярминкәсе, “Зөя уха”сы фестивале, “Тәмле Казан” гастрономик фестивале һәм “Көнчыгыш-көнбатыш: Рәсәйнең ватан сугышлары” дип аталган төбәкара хәрби-тарихи реконструктор фестивале. Кунакларда аеруча кызыксыну “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале тудырды. Ул 13-14 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектур музеенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International