• 17.01.2018

    Апрель аенда Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ачылачак

    «Белавиа» Һава юллары компаниясе 26 нчы апрельдә Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ача. Минск шәһәреннән Казанга Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очып китәргә мөмкин булачак. Кире авиарейс Татарстан башкаласыннан Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 30 минутта дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә очып китәчәк.
  • 17.01.2018

    Казан Идел буе федераль округыныӊ туристик шәһәрләре рейтингын җитәкли

    Россиянеӊ кунакханәләр броньлау сервисы Tvil.ru 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләрен билгеләде. Рейтинг 2017 нче елга кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау күрсәткечләре буенча төзелгән. Казан, Түбән Новгород, Самара, Пермь, Уфа, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Чабаксар һәм Саранск шәһәрләре Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләренеӊ беренче унлыгына керделәр. Казань, Түбән Новгород, Самара һәм Саранск шәһәрләре 2018 нче елныӊ июнь һәм июль айларында футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәкләр. Казан, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә Дөнья чемпионаты – 2108 неӊ 6-шар матчы узачак, ә Саранск шәһәрендә – 4 матч. Tvil.ru күрсәткечләре буенча, узган ел туристлар Казан шәһәрендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә һәм фатирлар броньлаганнар һәм бер тәүлек яшәү өчен 3,1 меӊ сум акча түләгәннәр.  
  • 12.01.2018

    Сергей Иванов Венада Татарстанныӊ туристлык потенциалын тәкъдим итте

    Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Дөнья чемпионаты – 2108 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ мәдәният-туристик потенциалын тәкъдир итү сессиясенеӊ пленар утырышында чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, 11 нче январь көнне анда Ferien Messe Wieт – 2018 халыкара туристлык күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә 11-13 нче январь көннәрендә узачак. Бүген күргәзмәдә «Дөнья чемпионаты – 2018 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ гастрономик брендлары» исеме астындагы тематик секция узды. Анда Татарстанныӊ төп гастрономик бренды булган Чәк-чәк куелган иде. Шулай ук, Татарстан Республикасыныӊ туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итә торган аерым стенд та тәкъдим ителгән иде.
  • 11.01.2018

    Чистай дәүләт музей-тыюлыгы яӊа туристик продукт эшләп җитештерде

    Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы яӊа туристик продукт эшләп җитештерде. Бу «Чистайда сәүдәгәр атналыгы» исеме астындагы уникаль интерактив программа Әлеге программада беренче төркем Яӊа ел алдыннан булды. Кунаклар Казаннан килгән иделәр. Әлеге программаныӊ уникальлеге: кунакларга сәүдәгәр шәһәрендә бер көн яшәргә тәкъдим ителә. Сәүдәгәр шәһәрендә яшәү тиешле атрибутика белән үрелеп бара – тарихи үзәк буйлап йөрү, гыйбадәтханәдә булу, сәүдәгәр аш табыны, чын сәүдәгәр йортына бару, анда аларны йорт хуҗалары каршы алалар һәм күӊелләрен күрәләр.  

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Гыйнвар 2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31     

Элемтәләр

Адрес:
420015, Казань шәһәре, М.Горького урамы,19
Телефон:
(843) 222-90-20
Факс:
(843) 222-90-51
E-Mail:
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования