ПФО вәкилләре җирле маршрут төзү турында сүз куештылар.

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 апрель көнне “Релита” отеленда “Идел буе федераль төбәгендә җирле маршрут төзү турында” дип аталган семинар-киңәшмә узды. Семинарда ПФОның түбәндәге вәкилләре катнашты: Марий Эл Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе рәисе Андрей Пуртов, Самара өлкәсе туризмы буенча департамент җитәкчесе Михаил Мальцев, Чувашия Республикасының архив эшләр буенча министр вазыйфасын башкаручы Константин Яковлев, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать һәм сәүдә эшләре буенча министр урынбасары Максим Подовинников, Пенза өлкәсенең  мәдәният һәм архив идарәсе туризм бүлеге башлыгы Алексей Уколов, Киров өлкәсенең эшкуарлыкны үстерү, сәүдә һәм тышкы элемтәләр министр урынбасары Ольга Чаузова һәм башкалар. Ә инде Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е. әлеге чараны әйдәп барды. Киңәшмәнең төп максаты булып уникаль турпродуктның нигезен тәшкил итәрлек фикер һәм тәкъдимнәр табу куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International