ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белән 4 һәм 11 апрелдә туристик ширкәтләрнең җитәкчеләре өчен профессиональ гигиена әзерлеге һәм аттестациясе буенча семинарлар уздыра. Семинар программасына Россия Федерациясе санитар канунлары, инфекцион авыруларга каршы чаралар һәм башкалар.

Үткәрү адресы: Сеченова урамы 17, 301 бүлмә. Белешмәләр өчен телефолар: 221-90-04, 221-89-21.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Язгы мәктәп каникулларда Татарстан башкаласы топ-10 арзанлы сәфәргә бару юлы  шәһәрләре арасында беренче урынны яулады. Бу хакта Travel.ru туристик сервис хәбәр итә, 26 марттан 3-нче апрельга кадәр үткәрелгән тикшеренү чорында. Шулай итеп сәфәрнең бәясе 3240 сум тәшкил итә. Белгечләр Кремль, музейлар һәм Казанның истәлекле урыннардан тыш, Казан зооботсадын карага, Свияжск һәм Болгар экскурсияләренә  барып кайтырга киңәш итә.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

19нчы марттан 22 мартка кадәр Мәскәүдә МВЦ "Крокус Экспо"да  "Интурмаркет" XI - Халыкара туристик күргәзмәсе уза. Күргәзмә Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Әлеге күргәзмә Россиянең иң баш күргәзмәсе, илнең тулы турпродуктларын тәкъдим итә.

 

"Бик темле - Очень вкусно" проекты "Россия Могҗизасы" Өченче Бөтенроссия фестивале-конкурсының туристлык видеопрезентациясе "Европа" ярымфиналның абсолют җиңүчесе булды. Россиянең 34 өлкәсеннән 20 мартта "Интурмаркет" Халыкара туристик ярминкәсе кысаларында ярым финалларда 49 видеопрезентацияләре тәкъдим ителде.

 


18
март, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында төбәкара маршруты булдыру мәсьәләләре буенча башлангыч киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һәм туроператорлар вәкилләре катнашты. Очрашуда, Самара өлкәсе, Марий-Эл, Мордовия һәм башка күрше төбәкләр үзара мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Казан-Арена" стадионында Татарстан Республикасы югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәре буенча кафедра мөдирләре белән семинар-очрашуында катнашты. Сергей Иванов үз чыгышында Татарстан Республикасында туризм үсешендә югары уку йортлары роле турында сөйләде.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16 мартта эш визиты белән Чүпрәле районында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетыннан делегациясе Комитет рәисе урынбасары Лианы Саетова һәм туристик индустрияне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Неумоина булдылар. Визитның максаты алдан районның истәлекле урыннарын өйрәнү һәм алга таба да Чүпрәле районында Дәүләт комитеты тарафыннан туризм үстерү юнәлешендә тыгыз һәм даими рәвештә хезмәттәшлек итү.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Чираттагы Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт 
комитетынында тур индустрия өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча утырыш узды 
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт 
комитетынында тур индустрия өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча утырыш узды. Очрашуда КФУ, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм, КНИТУ-КАИ вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисенең урынбасарыЕкатерина Андреевна Барабанова Молдова РеспубликасыГагаузия автоном-территориаль берлегенең делегациясе белән һәм аның җитәкчесе Гагаузия рәис урынбасары Олеся Танасогло белән очрашты.Очрашу Татарстанда15нче марттан 17нче мартка кадәр үтәчәк гагауз мәданият көннәре кысаларында булды


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Казан,бу язын мәктәп каникуллары вакытында гаилә белән бару өчен популяр россия шәһәрләренең рейтингында өченче урынны били. Travel.ru туристик сервисы белән бирелгән рейтинг ,үзләре сәяхәт итүче туристлар балалар белән 26нчы марттан 3 апрельгә кадәр отельләр бирелгән бронь буенча төзелгән. Travel.ru буенча,уртача Казанга балалар белән бару 3,5 көнгә бронь алалар һәм яшәгән өчен тәүлегенә 3 мең сум түлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International