21нче халыкара туризм һәм спорт буенча махсуслаштырылган “KIТS-2016” күргәзмәсе үз эшен башлады. Бу елны күргәзмәдә Рәсәйнең 25 шәһәреннән 160 компания катнашты, шулай ук Төркия авиакомпаниясе һәм Иран илчелеге әлеге исәптә иде. Татарстан Республикасы экспозициядә Болгар, Алабуга, Зөя дәүләт тарихи-архитектур музейларының аерым стендлары белән күрсәтелгән иде.