5сеннән алып 9 сентябрьгә кадәр Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Германиядә . Республиканың туроператорлары белән берлектә Россиягә немец туристлары сәяхәте программасында Татарстанны да кертү мөмкинлеге турында алман коллегалары белән сөйләшүләр алып барыла. Очрашулар Франкфурт-на-Майне, Брюль, Дюссельдорф, Киль һәм Гамбургта үтте инде.
Әлеге роуд-шоу агымдагы елның 17 июненнән эшли башлаган “Франкфурт-на-Майне - Казан” маршруты буенча “Аэрофлот” авиакомпаниясенең турыдан-туры рейсына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Максаты – Франкфурт-на-Майне һәм аңа якын урнашкан шәһәрләрдән туристларны Татарстан Республикасына җәлеп итү. Дәүләт комитеты Германиядә безнең төбәкне күрсәтү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшен, реклама-оештыру һәм урынга чыгып тәкъдир итүләрне дә кертеп, чаралар планын да эшләде
31 августта Марины Цветаева якты дөньядан киткән көнгә 75 ел тула. Алабуга аның язмышында соңгы җирле нокта була: монда 1941 елның августында бөек шагыйрьнең гомере фаҗигале өзелә. Әмма озак еллар әле аның исемен яшереп тоталар.
Беренче тапкыр Алабугада аның исеме 60нчы еллар уртасында гына ишетелә, ә Марина Цветаеваның беренче истәлек көне 1968 елның сентябрендә билгеләнә. Ул вакытта Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары һәм студентлары шагыйрәнең каберенә чәчәкләр куярга, яраткан шигырьләрен укырга, Цветаеваның фаҗигале язмышы турында Казан язучысы Р.Мостафинны тыңларга киләләр.
RoomGuru.ru отельләрен эзләү сервисы көз көне Россия буенча һәм чит илгә сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләрне ачыклады. Бәрхет чорында сәяхәтләр өчен Россиянең топ-10 шәһәрләре исемлегенә Сочи, Ялта, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Геленджик, Анапа, Кисловодск, Калининград һәм Түбән Новгород кертелгән.
Рейтинг 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр яшәү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алу мәгълүматлары буенча төзелгән.
Узган җәйдә эчке туризм өчен иң таләп ителгән шәһәрләр исемлеген төзегән RoomGuru.ru сервисы мәгълүматларына караганда, Казан лидерлар өчлегенә керде.
Тикшерү 1 июньнән 31 августка кадәр запросларга һәм яшәү өчен бронь алуларга карап йөрү сервисларына нигезләнгән. Сервис статистикасы буенча, туристлар Казанга яшәү өчен тәүлегенә 2,8 мең сум акча тотып, уртача 3,5 көнгә килгәннәр.ТР башкаласының еш кунаклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Уфа яшәүчеләре булган.
Узган җәйдә җәйге сәяхәтләр өчен Россиянең популяр топ-10 шәһәрләре исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ярославль, Вологда, Иркутск, Псков һәм Бөек Новгород кертелгән.
«Казан» - «Аэрофлот» авиакомпаниясе Халыкара аэропорты партнеры кышкы расписаниедә Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча даими туры рейсларын дәвам итә.
Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан ул 10.00 сәгатьтә очып китсә, 13.20 сәгатьтә Франкфуртта булачак. Кире юнәлештә самолет 14.55 сәгатьтә очып китеп, «Казан» Халыкара аэропортында 19.55 сәгатьтә булачак ( һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Маршрутка Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк.
Сентябрьдә «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техникасын яратучылар клубының 10 еллыгына багышланган «Казан – Алабуга – Яр Чаллы» автоузышы узачак. Чара «Волга» ГАЗ-21 Совет автомобилен җитештерүнең 60 еллыгына багышлана. Аның кысаларында, традиция буенча, тарихи авто- һәм мототехника экспозицияләрен оештыру каралган.
Ретроавтомобильләр колоннасы Алабугага 16 сентябрьдә килер дип планлаштырыла. Колонна составында – автоузышта катнашучылар - 20гә якын берәмлек техника һәм 50 кеше. Узышта катнашучыларны «Алабуга» ОЭСта каршы алачаклар. «Ford Sollers» заводында ретроавтомобильләр экспозициясе һәм завод буенча экскурсия оештырылачак.
2, 9, 16 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәге «Ибн Фадлан сәяхәте.Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» күргәзмәсе буйлап мистик экскурсиягә чакыра.Сез караван юллары буйлап үтәрсез һәм гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадлан белән бергә IX-XIII гасырларның урта гасырлар халыкларының серле һәм мистик дөньясына чумарсыз. Казан эрмитажының караңгы заллары буенча узарга теләүчеләргә Кәнчыгыш һәм Европа 7 халкының серле яклары ачылыр
1 сентябрьдә, Белем көнендә, Татарстанның табигать тарихы музеена 8 ел тула. Экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, интерактив программалар, экология бәйрәмнәре һәм конкурслары – музей стеналары артында мөһим вакыйгалар аз булмаган. 500 000нән артык кеше аның экспозициясе белән танышырга өлгерде: караңгыда ничек минераллар яктыруын, безнең Республика нинди файдалы казылмаларга бай булуын күрергә, чын метеоритларны тотып карарга, мамонт баласы һәм арыслан белән фотога төшәргә, динозаврлар скелетларын, куыш аюын һәм башка кеше барлыкка килгәнче яшәгән җан ияләрен күрергә була. Музей моннан миллион ел артка сәяхәт кылырга, үзең өчен бөтенләй икенче төрле могҗизалы Җирне ачарга мөмкинлек бирә торган вакыт машинасы булып күз алдына килеп баса.
Үзенең туган көненә Татарстанның табигать тарихы музее бәйрәм программасы әзерләгән:
11.00 – 16.00 «Алга узганга» мавыктыргыч квесты;
11.00 – 13.00 «Күңелле җәнлекләр» оригами мастер-классы;
1 сентябрьдә музей хезмәткәрләре беренче сыйныфта укучылар өчен яңа интерактив музей-педагогия дәресләрен тәкъдир итә. Бу көнне балалар белән төрле тәгәрмәчле транспорт төрләре барлыкка килү тарихы турында сөйләүче «Барысы да тәгәрмәчтән башланды», үтүкләр барлыкка килү тарихы турында «Үрдәк кулда, һәм тезгендә…..», Урта Идел буе территориясендә төрле традицион музыка уен кораллары белән таныштыручы «Скрипка ачкычы, яисә ничек музыка барлыкка килгән» кебек интерактив дәресләр уздырачаклар.
Болардан тыш, мәктәп укучыларын «Табигый дөнья кыргыйлары» лекция-күрсәтүендә хайваннар дөньясы байлыгы белән таныштырачаклар. Ә «Әйберләр тарихыннан» лекция-күрсәтүе гадәти әйберләрнең гадәти булмаган тарихын күрсәтәчәк, язма һәм яктырткыч җиһазлар тарихы, Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан төрле көнкүреш әйберләре белән таныштырачак.
Көн дәвамында беренче сыйныф укучылары өчен керү бушлай.
Алабугада Шәһәр көнен 27 августта Шишкин буасында һәм «Молодежный» стадионында бәйрәм итәләр.
Кунаклар өчен урамда ашау фестивале уза, ут жанры кораллары белән эш итә белү буенча мастер-класслар. Айгөл Туташ һәм Макс Бакс катнашында бәйрәм концерты була. Бу көнне «Ут поэзиясе, Алабуга 2016» Халыкара пиротехника сәнгате фестивале уза. Анда Казахстан, Мәскәү, Волгоград Һәм Казан командалары чыгыш ясый. Бәйрәм көнен Александров бакчасында «Кино төне» тәмамлый.
Алабугада Шәһәр көне программасы
16.00 урамда ашау фестивале
17.00 - 19.00 ут жанры кораллары белән эш итә белү буенча мастер-класслар (Тесло-шоу)
17.00 шәһәр коллективлары катнашында концерт
18.30 Казаннан җырчы Айгөл Туташ чыгышы
19.00 Макс Бакс чыгышы
20.00 «Ут поэзиясе, Алабуга-2016» пиротехника сәнгате III Халыкара фестивале. Казахстан, Мәскәү, Волгоград һәм Казан командаларының файер-шоулары.
Пиротехника фестиваленнән соң Александров бакчасында «Кино төне» башлана.