Казан көзге сәяхәтләр өчен популяр Россия шәһәрләре бишлегенә кергән

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

RoomGuru.ru отельләрен эзләү сервисы көз көне Россия буенча һәм чит илгә сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләрне ачыклады. Бәрхет чорында сәяхәтләр өчен Россиянең топ-10 шәһәрләре исемлегенә  Сочи, Ялта, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Геленджик, Анапа, Кисловодск, Калининград һәм Түбән Новгород кертелгән.

 Рейтинг 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр яшәү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алу мәгълүматлары буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International