Белем көнендә ТР Милли музее беренче сыйныф укучыларына керүне бушлай ясый

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

1 сентябрьдә музей хезмәткәрләре беренче сыйныфта укучылар өчен яңа интерактив музей-педагогия дәресләрен тәкъдир итә. Бу көнне балалар белән төрле тәгәрмәчле транспорт төрләре барлыкка килү тарихы турында сөйләүче «Барысы да тәгәрмәчтән башланды», үтүкләр барлыкка килү тарихы турында «Үрдәк кулда, һәм тезгендә…..»,  Урта Идел буе территориясендә төрле традицион музыка уен кораллары белән таныштыручы  «Скрипка ачкычы, яисә ничек музыка барлыкка килгән» кебек интерактив дәресләр уздырачаклар.     

Болардан тыш, мәктәп укучыларын «Табигый дөнья кыргыйлары» лекция-күрсәтүендә хайваннар дөньясы байлыгы белән таныштырачаклар. Ә «Әйберләр тарихыннан» лекция-күрсәтүе гадәти әйберләрнең гадәти булмаган тарихын күрсәтәчәк, язма һәм яктырткыч җиһазлар тарихы, Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан төрле көнкүреш әйберләре белән таныштырачак.

Көн дәвамында беренче сыйныф укучылары өчен керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International